Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдекбаш авылында суга батып үлгән 26 яшьлек Илнар бәете

Бар табигать яшеллеккә күмелеп, шомыртлар, алмагачлар чәчәкккә бөреләнгән чакта барчабызны тетрәндереп кара кайгы килде. Бәйрәм шатлыгы белән очынып йөргәндә - икенче май иртәсендә Кукмара районы, Сәрдекбаш авылында яшәүче 26 яшьлек туганыбыз Илнарның суга батып үлү хәбәрен җиткерделәр. Әти-әнисе, яраткан хатыны Алия, әле яшь ярым гына булып киткән улы Ильмир өчен...

Бар табигать яшеллеккә күмелеп, шомыртлар, алмагачлар чәчәкккә бөреләнгән чакта барчабызны тетрәндереп кара кайгы килде. Бәйрәм шатлыгы белән очынып йөргәндә - икенче май иртәсендә Кукмара районы, Сәрдекбаш авылында яшәүче 26 яшьлек туганыбыз Илнарның суга батып үлү хәбәрен җиткерделәр. Әти-әнисе, яраткан хатыны Алия, әле яшь ярым гына булып киткән улы Ильмир өчен бу гомерлек яра, гомерлек үкенеч, мәңгелек сагыш булды. Аларга һәм барлык якыннарына, туганнарына, дусларына сабырлык телим, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Башка бер кешегә дә бала хәсрәте, толлык, ятимлек ачысы күрсәтмәсен! Илнарның гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел булсын.

Бисмилла диеп башладым

Бәетемнең башларын.

Чәчәк кебек чакларымда

Гүргә керде башларым.

Гөрләп бәйрәм итә идек,

Ямьле майлар килгәнен.

Искә алып карар өчен

Калды бары күлмәгем.

Машинамны саклыйм, диеп,

Төшеп киттем суларга.

Су аслары дөм караңгы

Һава да юк суларга.

Язгы суның суыклары

Кысып алды йөрәкне.

Кара гүргә кереп яткач,

Машинам да кирәкми.

Телефоным калды ярда,

Төн буе шалтыраган.

Хәләлем Алиям минем

"Кайтмый" дип аптыраган.

Балакаем, бәгырькәем,

Син ятим яшь ярымда.

Ятимлек ачыларыннан

Сагыш булыр җаныңда.

Ак күбәләк күрсәң, улым,

Канатларын каерма.

Әтисез баламны, язмыш,

Әнкәсеннән аерма.

Әткәй-әнкәй, сез дә хәзер

Ярдәмчесез калдыгыз.

Илнар дигән исемемне

Кан-яшь белән яздыгыз.

Күңелем ашкынган иде,

Бетерим дидем эшне.

Начарга юрый белмәдем

Ямьсез, куркыныч төшне.

Калган эшкә кар ява, ди,

Бар эшем калды инде.

Япь-яшь килеш явыз Әҗәл

Җанымны алды инде.

Зур планнар корган идем,

ИншАллаһ, димәгәнмен,

Ак күлмәгем яңа килеш

Ник кенә кимәгәнмен?

Алмагачлар чәчәк атар

Унбишенче майларда.

Тәнем гүрдә, җаным ул чак

Булыр әллә кайларда.

Кошлар булып кайтсам әгәр,

Җимнәр сибеп куегыз.

Исемемне күңелләргә

Якты итеп уегыз.

Изге сүзләр генә булсын

Каберемнең ташында.

Догаларны мул кылыгыз

Минем Коръән ашында.

Зөһрә ШАКИРОВА, Балтач районы, Арбор авылы.

фото: adzinstva.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk