Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сокланмый мөмкин түгел

8 март бәйрәме алдыннан ресторанда кунак булырга туры килгән иде. Анда урта яшьләрдәге өч хатын-кыз белән бергә олы яшьтәге мөлаем генә бер әби дә катнашты. - Әби кемегез була? - дип сорадым. - Әниебез. Без читтә яшибез, әниебезнең хәлен белергә кайттык та, бәйрәм хөрмәтеннән үзен ресторанга алып килдек, - диделәр...

8 март бәйрәме алдыннан ресторанда кунак булырга туры килгән иде. Анда урта яшьләрдәге өч хатын-кыз белән бергә олы яшьтәге мөлаем генә бер әби дә катнашты.

- Әби кемегез була? - дип сорадым.

- Әниебез. Без читтә яшибез, әниебезнең хәлен белергә кайттык та, бәйрәм хөрмәтеннән үзен ресторанга алып килдек, - диделәр алар.

Түзмәдем, әбине кочаклап алдым, ә күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәде. Их, үз әти-әнием исән булсалар...

Әби бәйрәм барышында бик матур итеп чыгыш ясады, үзенең яраткан җырын да көйләп күрсәтте:

Идел бит ул, тирән бит ул,

Идел бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, ямансу төн

Без аерылган төн бит ул.

Гомер юлын бергә үткән ире унтугыз ел элек вафат булган. Бу җырны ул, уйлавымча, картына багышлап җырлады.

Янсыбыда яшәүче Шәмсениса әби белән бәйрәмнән соң телефон аша бик озак сөйләштек. Аңа 89 яшь икән. Авыр сугыш елларының барлык михнәтен - ачлыгын-ялангачлыгын татырга туры килгән. Сугыштан исән-сау кайткан Касыйм исемле егеткә кияүгә чыгып, җиде кыз балалары туган. Хәзерге вакытта аларның дүртесе генә исән-саулар. Әби яшь чагында Янсыбы әртилендә чуклы шәлләр, сөлгеләр суккан вакытларын, шулай ук авыр капчыклар күтәреп, 16 ел тегермәндә эшләгән елларын искә алды. Авыл Советына депутат итеп сайланганы да булган.

- Кайда гына эшләсәм дә, исемлекнең гел башында торып, мактауга лаек булдым, - ди ул.

Күзе күрә, колагы ишетә, хәтере яхшы. Энергиясе ташып торган бу әбигә сокланмый мөмкин түгел. Аңа күзләр генә тимәсен.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев