Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шырпы - балалар уенчыгы түгел

Балалар шуклыгы, аларның шырпы белән уйнаулары нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарның ешаюы борчуга сала. Агымдагы елның 22 апрелендә бистәбезнең Чехов урамында булган янгынның да төп сәбәпчесе шул тирәдә яшәүче балаларның ут белән шаяруы иде. Ул көнне өч сарай, мунча янды, металл гаражга, "Эссен-Экспресс" кибете бинасының стенасына зыян килде. Сарайларның берсе һәрвакыт...

Балалар шуклыгы, аларның шырпы белән уйнаулары нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарның ешаюы борчуга сала. Агымдагы елның 22 апрелендә бистәбезнең Чехов урамында булган янгынның да төп сәбәпчесе шул тирәдә яшәүче балаларның ут белән шаяруы иде. Ул көнне өч сарай, мунча янды, металл гаражга, "Эссен-Экспресс" кибете бинасының стенасына зыян килде. Сарайларның берсе һәрвакыт ачык торган, анда балалар уйнаган. Янгын чыккан көнне дә ул урында балаларны күргәннәр.

Узган ел балалар шуклыгы нәтиҗәсендә өч ут-күз чыгу очрагы теркәлгән иде. Бу бәла-каза нәтиҗәсендә мунча, өч сарай, җиңел автомобиль янды.

Район халкыннан үз милекләренә карата игътибарлы һәм сак булуларын сорыйбыз. Күңелсез хәлләр, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен әти-әниләр һәм өлкәннәр балаларын өйдә һәм урамда караучысыз калдырмасыннар, ул-кызлары арасында янгынның куркыныч күренеш булуы, аның бәла-казаларга китерүе хакында аңлату эшләре алып барсыннар иде.

Эльбрус ӘХМӘТҖАНОВ, янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе

фото: http://slonim.21.by/?page=28

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X