Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәге ачылуга 15 ел тулды

Шәфкатьлелек нәрсәдән башлана? Ихтирам, итагать итү, хөрмәтләү... Әмма бу сүзнең асылына төшенү өчен Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә барырга киңәш итәр идем. Анда һәр минут, һәр сәгать бер-береңә шәфкать итүгә корылган. Анда бары тик шәфкатьле кешеләр генә хезмәт куя... Безгә - 15 ел! 15 ел элек Кукмарада "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге ачылган...

Шәфкатьлелек нәрсәдән башлана? Ихтирам, итагать итү, хөрмәтләү... Әмма бу сүзнең асылына төшенү өчен Кукмараның "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә барырга киңәш итәр идем. Анда һәр минут, һәр сәгать бер-береңә шәфкать итүгә корылган. Анда бары тик шәфкатьле кешеләр генә хезмәт куя...

Безгә - 15 ел!

15 ел элек Кукмарада "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге ачылган иде. Бүген районыбыз гына түгел, күрше Балтач, Саба, Теләче балалары да бирегә дәва эзләп килә. Бу ай саен - 45, елына 540 бала һәм аларны озатып килгән тагын шулкадәр әти-әниләр дигән сүз. Үзәктә елына ике тапкыр бушлай тернәкләнү курсы узарга мөмкин. Тууыннан алып 18 яшькә кадәрле балалар белән аерым төркемнәргә бүленеп тә, индивидуаль формада да шөгыльләнәләр.

Шулай да бу үзәк кайсы яктан үзенчәлекле соң? Беренчедән, биредә заманча инновацион технологияләр, медицина аппаратлары кулланыла. Икенчедән, монда югары категорияле белгечләр хезмәт куя: тәрбияче, социаль педагог, социаль эшләр буенча белгеч, хезмәт буенча белгеч, логопед, психолог, невролог, педиатр дисеңме. Шулай ук аерым массаж, парафин белән дәвалау, физиотерапия, кинезотерапия, механотерапия, магнитотерапия, электросон, фитотерапия, ЛФК, релаксация бүлмәләре дә бар. ЛФК бүлмәсендә, мәсәлән, күпфункцияле тренажерлардан тыш, федераль программа нигезендә "Адели", "Атлант", "Фаэтон" дигән нейро-ортопедик пневмокостюмнар кайтарылган. Бу костюмнар ДЦП белән авыручы балаларга гәүдә тотышын ныгыту, йөрешне яхшырту, сөйләм телендәге кимчелекләрне бетерү өчен кулланыла икән. Өченчедән, "Шәфкать" үзәге баланың физик кына түгел, психологик яктан да җәмгыятькә яраклашуын кайгырта. Бу уңайдан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әкият, уен һәм арттерапия киң кулланылыш тапкан. Мәктәп яшендәге балаларны исә көнкүрешкә, интеллектуаль, профессиональ, иҗади үсешкә ирешү юлларына өйрәтәләр. Шунлыктан, "Шәфкать" үзәге районның мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре, мәшгульлек үзәге белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә.

- Безгә үзәк нерв системасы зарарланган, төрле күренештәге балалар церебраль параличы, сөйләм, ишетү, күрү бозылган ортопедик патологияләр белән мөрәҗәгать итәләр. Дәвалану белән беррәттән, төрле регионара, республика конкурс-фестивальләрендә дә катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Үзебез ел саен "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесендә, төрле Россия конкурслары, социаль проектларда да катнашабыз, - дип сөйләде директор урынбасары Рәмзия Юртаева.

Шатлыклы мизгелләр

Галиәхмәтова Рәзинә Габделхәй кызы "Шәфкать" ачылган көннән бирле биредә җитәкче вазыйфасын башкара.

"Мин эшкә тотынганда районыбызда 300 инвалид бала булса, бүген аларның саны 270. Хәзер Дауна синдромы, башка генетик авырулар белән туучылар ишәйде. Гомумән, 15 еллык эшкә нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: безгә йөргән баланың һәрберсе тормышта үз урынын таба. Казанның федераль, технология, медицина университетларын, мәдәният академиясен һ.б. тәмамлап төрле һөнәр ияләре булып китә. Ә иң куандырганы - моңарчы үз халәтләреннән кимсенеп, кыенсынып торган балалар "Шәфкать"кә килгәч үзара дуслаша, авыруны бердәмлек белән җиңәргә өйрәнә. Һәм тагын иң әһәмиятлесе - бу балаларның күбесе рәхәтләнеп гаилә кора, тулы тормыш белән яшиләр. Дөрес, мин эшли башлаган елларда әти-әниләр балалары инвалид булуыннан кыенсынып, авыруларын яшерәләр иде. Үзебез авылларга йөреп, аңлату эшләре алып бара башлагач кына халык курыкмыйча килә башлады. Аннан без һәр баланың сәләтен ачарга, аны дөньяга танытырга омтылдык. Дөрес, авырлыклар да күп булды, ләкин күңелдә бүген шатлыклы мизгелләр генә яши", - дип сөйләде Рәзинә Габделхәй кызы. Моңа фотоальбомнар да бер дәлил булып торадыр: Сабантуй, Нәүрүз, Яңа ел кебек халкыбызның күркәм бәйрәмнәре, авыз ачу, корбан ашлары... Үзәк үз автобусы белән Казан, Яр Чаллы, Арча якларына экскурсияләр дә оештыра. Ә 10 ел элек кызларны тегүгә, егетләрне агач эшкәртүгә өйрәтүче ике мастерской ачып җибәргәннәр. Биредә балалар үзләре җитештергән кул эшләрен ярминкәләрдә сатуга чыгара. Шулай ук җәен мәшгульлек үзәге аша бирегә эшкә дә урнаша алалар. Ягъни, тернәкләнү белән беррәттән, мастерскойда, бакча эшләрендә булышып, аена 850-1000 сум акча эшлиләр.

Олы йөрәкле иганәче

"Шәфкать" үзәге автоном оешма булгач, аның "Күзәтчелек советы" да бар икән. Әлеге советка 11 кеше карый, рәисе - Илфат Мөбарәкшин. Аны биредә "олы йөрәкле кеше" дип йөртәләр. Зур Кукмара авыл җирлегендә депутат булудан тыш, ул "Шәфкать" үзәгенең төп иганәчесе дә.

- 2007 елда Республикабызда "Хәйрия елы" игълан ителгән иде. Шул вакыттан бирле "Шәфкать"нең иганәчесе, дусты мин. Бер бәйрәм-чарадан, очрашудан калганым юк. Кырык эшне кырык якка ташлап барыбер шушында киләм. Йомышым төшмәсә дә, балалар янына хәл белергә кереп чыгам. Тик, беләсезме, күзләрем әле дә бу сабыйларга күнегеп җитә алмый. Үзләрен күргән саен йөрәгем кысыла... Ә монда хезмәт куючыларга күпме сабырлык, миһербанлык кирәк бит! Балаларга каты итеп эндәшергә дә, игътибарны читләтергә дә ярамый, чөнки үзләрен шундук кимсенгән итеп хис итәләр. Һәр баланың үз холкы, көе-җае. Әмма мондагы балалар рух көчләре белән аерылып тора, - дип сөйләде ул.

Көчле рухлы Диләрә

Үзәкнең музыкаль җитәкчесе Зөлфия Шәймәрданова биредә ике генә ел эшләсә дә, инде шактый гыйбрәтле язмышларга тарыган. Шуларның берсе - 11 яшьлек Диләрә Кашапова. Ул нәфис сүз остасы, җырчы, быелдан пианинода уйнарга өйрәнә башлаган. "Диләрәнең хәтере шәп, тиз отып ала. Мөстәкыйль, максатчан булуы белән сокландыра. Ул чәчәк кебек - таҗларын көннән-көн ача, гаҗәпләндерә белә. Иң мөһиме - Диләрәнең көчле рухы бар. Бу сыйфат аңа әнисеннән күчкәндер. Авыру баласы өчен шулкадәр канатланып йөргән хатын-кызларның берсе ул. Хәер, сез әле Диләрәнең район, республика сәхнәләрендә үзен ничек тотуын, җиңүләр яулагач сөенүен күрсәгез иде. Безнең якты йолдызчыгыбыз ул!" - дип сөйләде Зөлфия Шәймәрданова.

Әйе, Диләрә безгә дә яраткан шигырен, тиздән Бөтенроссия конкурсында катнашырга әзерләгән җырын башкарып күрсәтте. Шулвакыт ирексездән күзгә яшьләр килде... Күпме моң, дәрт сыйдырган бу нәни йөрәк!

"Без Диләрә туганнан бирле шушы үзәккә тернәкләнергә йөрибез. Моннан да яхшырак урын тапмадык. Диләрәбез монда эшләүчеләрне үз итә, ярата. Шуңа күрә "Шәфкать" үзәгенә көн дә рәхмәт укып яшибез", - дип сөйләде Мөнирә Кашапова.

Ә музыка, чыннан да, могҗизалы нәтиҗәләргә китерә ала икән. Диләрә пианинода уйный башлагач, бармаклары язылган. Ә бер бала бронхиаль астмадан котылган.

"Бер малай бронхиаль астма белән интегә иде. Мин аңа торбада уйнарга киңәш иттем. Чөнки торбада уйнау тын юлларын ача, сулышны көйли. Берзаман бу баланың авыруы үзеннән-үзе юкка чыгып, аны "инвалид" учетыннан төшерделәр. Әнисе башта ышанмыйча йөрде. Хәзер исә очраган саен рәхмәт укый. Мин шундый үҗәт, сәләтле укучыларым - Илүзә Хәбибуллина, Нияз Кәримуллин, Манзура Сәфәрова, Алмаз Әгъләмҗановлар белән горурланып яшим", - дип сөйләде Зөлфия Шәймәрданова.

Сәламәтлек - хәрәкәттә

Өстәл теннисы буенча тренер Дамир Галиәхмәтов та биредә нибары ике ел эшли. Ул район мәгариф идарәсендәге сәламәтләндерү үзәге аркылы атнага өч тапкыр түгәрәк алып бара. Моңарчы сәламәт балалар белән эшләп күнеккән тренер өчен мөмкинлекләре чикле балалар зур ачыш булып тоела. Бу турыда ул үзе: "Шуңа шаккатам, монда йөрүчеләрнең теләкләре бар. Бер уңышка ирешсәләр, шуңа ябышып, алга таба да җиңәргә дигән максат куеп яшиләр. Сәламәт балалар исә, никадәр мөмкинлекләре була торып та, ялкауланалар. Алар саулыкның кадерен белмиләр, кызыксынмыйлар. Ә бит сәламәтлек - хәрәкәттә", - дип сөйләде.

Әйтик, 9 сыйныфта белем алучы Зөлфия Әгъләмова параолимпия чемпионы Ирина Полякова белән көч сынашып, аны җиңә һәм беренче урын яулый! Илсинә Якупова, Ришат Шакирҗанов, Рәмис Нәбиев, Алмаз Якупов - теннис буенча республика чемпионнары. ДЦП белән авыручы яшүсмерләр арасындагы футболда да "Шәфкать"леләр беренче урын ияләре.

Хәер, монда һәр бәйрәмне азан белән ачып җибәрүче Нурислам Шәңгәрәев, үз журналистлары Искәндәр Чекишев, компьютерда дизайн белән рәсем ясаучы Алия Нигъмәтҗанова, иҗат белән шөгыльләнүче Ләйсән Ибәтуллина, автор-башкаручы Нияз Шәмиевлар да бар әле.

...Китәр алдыннан "Шәфкать"не җитәкләүче Рәзинә Галиәхмәтовага: "15 ел - балалык, яшүсмерлек гомере. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ниләр теләр идегез?" - дип сорадым. "Сәламәтлек һәм ихтыяр көче. Күңелләре беркайчан боекмасын, тормышка өмет, ышанычлары кимемәсен иде. Уңышка ирешәчәкләренә ышанып яшәсеннәр. Андый балалар үстергән әти-әниләрнең йөрәге яралы була, шуңа да Аллаһы Тәгалә аларны сабырлыктан аермасын. Кул кушырып кына утырып булмый, тормышта көрәшеп яшәгәннәр генә җиңә!" - диде ул. Без дә Рәзинә ханымның фикерләренә ихластан кушылабыз һәм "Шәфкать" үзәген 15 еллык юбилее белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk