Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ризык хәзерләүнең үз хикмәте бар

Яңа елга аяк басканда һәркем матур, тыныч тормышка, яңа уңышларга өмет баглый. Ә без, хуҗабикәләр, үз чиратыбызда, бәйрәм табынын үзенчәлекле, истә калырлык итеп, тәмле ризыклар белән баетырга тырышабыз. Борынгы ышануларга күз салсак, өстәлдәге ризыкларның төрлелеген бәхеткә, мәхәббәткә, акчага юрарга мөмкин икән. Мәсәлән, борчак белән фасоль - сәламәтлек символы булып торалар....

Яңа елга аяк басканда һәркем матур, тыныч тормышка, яңа уңышларга өмет баглый. Ә без, хуҗабикәләр, үз чиратыбызда, бәйрәм табынын үзенчәлекле, истә калырлык итеп, тәмле ризыклар белән баетырга тырышабыз. Борынгы ышануларга күз салсак, өстәлдәге ризыкларның төрлелеген бәхеткә, мәхәббәткә, акчага юрарга мөмкин икән. Мәсәлән, борчак белән фасоль - сәламәтлек символы булып торалар. Сау-таза булу беркемгә дә комачау итмәс, димәк, кузаклылар салып ясалган салатлар табын уртасында булырга тиеш. Өйдә тынычлык булсын дисәгез, апельсин белән мандарин куярга кирәк. Бала турында хыялланганнар йомырка кушып ясалган ризыкларны да читкә куймасын. Чикләвекле ашамлыкларның булуы гаиләнең матди ягын ныгытырга булыша, карьера баскычыннан күтәрелергә теләгәннәргә балыкка игътибар бирергә киңәш итәләр. Ашъяулык һәм ипи савыты астына акча куярга кирәк. Соңыннан бу акчаларны мохтаҗларга өләшү яхшы гамәл булып санала.

Кыскасы, һәр ризыкны күңел җылыгызны биреп, яхшыга гына юрап әзерләсәгез, Яңа 2016 ел бары тик шатлыклар гына алып килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk