Район пенсионерлары Олыяз авылында булып кайтты
Без, "Зилант" спорткомплексының сәламәтлек төркеменә йөрүче пенсионерлар, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, Римма Әхмәдиева ярдәме белән Олыяз авылына сәяхәт кылдык. Безне анда мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев, музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якуповалар каршы алдылар. Андагы музей үзенең бай булуы белән безне гаҗәпләндерде. Дүрт авылның хәтер китаплары языла башлаган. Шулай ук...
Без, "Зилант" спорткомплексының сәламәтлек төркеменә йөрүче пенсионерлар, район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова, Римма Әхмәдиева ярдәме белән Олыяз авылына сәяхәт кылдык. Безне анда мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев, музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якуповалар каршы алдылар. Андагы музей үзенең бай булуы белән безне гаҗәпләндерде. Дүрт авылның хәтер китаплары языла башлаган. Шулай ук биредә Манзарас авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче, озак еллар шахта начальнигы булып эшләгән Равил Газизуллинның күп кенә язмалары, китаплары, портреты бар. Музейдан соң ике катлы зур мәктәпкә киттек. Анда Рәсимә Харисова тарихи вакыйгалар турында сөйләде. Гомәр Хаҗиев "Кар десанты" төркеме белән ел саен сугыш булган җирләргә барып, солдат каберлекләрен табалар икән. Аннан соң укучылар әзерләгән концерт, экраннардан сугыш турында кинофильм карадык. Сәяхәтебез чәй өстәле артында төгәлләнде. Без, өлкәннәрне шулай хөрмәтләгәннәре өчен бик сөендек.
Тимерхан ӘХМӘДИЕВ, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев