Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Мәдәният йортында "Балкып яшә" дигән фестиваль үтте (+фото)

без сәламәт яшәү рәвеше яклы Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм СПИД белән Халыкара көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең "Балкып яшә" дигән иҗат фестиваль үткәрелде. Фестивальдә Кукмара беренче гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче, 4нче урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис...

без сәламәт яшәү рәвеше яклы

Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм СПИД белән Халыкара көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең "Балкып яшә" дигән иҗат фестиваль үткәрелде. Фестивальдә Кукмара беренче гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче, 4нче урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис сүз кебек традицион жанрлар белән бергә брейк-данс, хип-хоп, техно һәм башка неформал иҗатка да урын бирелде. Һәр команда чыгышында наркоманиянең куркыныч афәт булуына басым ясады, матур тормыш үзебезнең кулларда дигән фикерне яктыртты.

Эчүчелек, тәмәке тарту, наркотиклар куллану чын мәгънәсендә кешелекнең иң үзәгенә үткән проблемага әверелеп бара. Мәктәп укучыларында әйләнеп үтми бу замана чире.

Яшь буынны бу афәттән йолып алу бүген тәрбия өлешендәге иң мөһим бурычларның берседер, мөгаен. -Укучы яшьләр арасында мондый чаралар профилактика буларак үткәрелә. -"Балкып яшә" фестиваленең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә тормышка карата уңай позиция булдыру, бер-берләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү һәм шулай ук сәләтле яшьләрне ачыклау. Чараны оештыруда районның яшьләр һәм спорт, мәгариф, мәдәният идарәләре катнашты. Һәр коллективның чыгышы үзенчәлекле. Үзләренең иҗат эшләре аша алар залда утырган яшьтәшләренә мөрәҗәгать итеп, наркоманиягә һәм эчүчелеккә каршы булырга, актив тормыш рәвеше алып барырга өндәделәр, - диде район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методист Гөлназ Мәхмүдова.

Яшьләрне наркомания белән куркытып кына зур уңышка ирешеп булмый. Алар кечкенәдән үк моның азагы аяныч тәмамланасын, упкынга илтүче юл икәнлеген аңлап үсәргә тиешләр. Зыяны турында сөйләү генә яшьләр колагына ишетелмәскә мөмкин. Күреп аңлау, геройларның кичерешләрен тоеп, алар өчен борчылу, коткарырга тырышу балалар тарафыннан бөтенләй башкача кабул ителә. Эчүчелек, наркомания кешеләрнең эчке дөньясын гына җимереп калмый, ә аның йөз-кыяфәтенә дә тәэсир итә. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына кеше үзе дә, тормыш матур булачак.

Минзәлия ШӘЙХИЕВА:

-Апамның 4нче урта мәктәптә укучы кызы Гөлназ Шәрәфиева да биредә катнаша, ул чакыргач килдем. Укучыларның оста уйнауларына шаккатып утырам, барысы да булдыралар, Кукмарабызда талантлы яшьләр күп, бары тик аларны күрә белергә, сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирергә генә кирәк. Мәктәп укучыларының яшь булсалар да, фикерләве югары дәрәҗәдә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары да сокланырлык. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркомания кебек куркыныч афәтне кисәтү максатында да әлеге чараның роле зур, дип уйлыйм. Үзем дә геройлар белән бергә борчылып утырам.

Изалия МИРГАЗИЗОВА, Гөлназ ӘХМӘДУЛЛИНА беренче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары:

-Мәктәптә дә наркомания, эчүчелек буенча әледән-әле сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә, китапханә хезмәткәрләре дә шул темага сөйләшүләр оештыралар. "Балкып яшә" фестивале - яшьләргә кирәкле чара. Наркомания яхшылыкка илтми, моны һәркем аңларга, сәламәтлекләрен сакларга тиеш. Чөнки без барыбыз да - әти-әни буласы кешеләр. Ә төрле куркыныч матдәләр куллану нәселне, кешенең киләчәген юкка чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk