Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова: "Киләчәктә дә бергә булыйк"

Кадерле газета укучыларыбыз! Менә 2014 елга аяк бастык. Яңа ел бусагасыннан һәркем изге теләкләр, ак бәхетләр белән атлап керә. Без дә газетабыз ел дәвамында һәр өйгә бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен иде дип телибез. Басма сүзнең кадере елдан-ел кими барса да, газета укучыларның берсен дә югалтмадык: бу яртыеллыкта да...

Кадерле газета укучыларыбыз!

Менә 2014 елга аяк бастык. Яңа ел бусагасыннан һәркем изге теләкләр, ак бәхетләр белән атлап керә. Без дә газетабыз ел дәвамында һәр өйгә бары яхшы хәбәрләр генә алып килсен иде дип телибез. Басма сүзнең кадере елдан-ел кими барса да, газета укучыларның берсен дә югалтмадык: бу яртыеллыкта да ул 8500дән артык гаиләгә район хәбәрләрен җиткереп торачак. Тиражыбызның кимемәве алдагы көнебезгә ышаныч хисе бирә. Киләчәктә дә укучылар белән ике арада элемтәләр какшамас дип өметләнәбез. Чөнки район халкы белән безнең шатлык-борчуларыбыз, уй-фикерләребез уртак. "Хезмәт даны"ның һәр санында һөнәрле, талантлы якташларыбыз, аларның матур эш-гамәлләре чагылыш таба. Газетабыз килгәнне көтеп алып, бер язмасына да битараф калмаган, кирәк чакта - мактап, үсендергән, ә кайчакта "чеметкәләп" ала торган үз укучыларыбыз булу - безнең хезмәтебезгә иң зур бәя.

Киләчәктә дә бергә булыйк. Район газетасы чын мәгънәсендә кукмаралыларның үзара аралашу, фикер алышу, үзен борчыган уйларны башкаларга җиткерү мәйданы булып хезмәт итсен. Гамьле булсак, рухыбыз сау булса, уңышлар үзен озак көттермәс. Мәгълүмат дәрьясында 84 ел батмый йөзгән "кораб"ыбыз киләчәктә дә барыр кыйбласын югалтмас, халыкка игелекле хезмәт итәр дип ышандырасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X