Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район басуларында кыр эшләре гөрли

Поселок гөрелтесеннән чыгып китеп, басу-кырларны иңләп кайттык. Район басуларында кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Кай тарафка гына күз салсаң да, ераклардан, кояш нурлары арасыннан "йөзеп" баручы тракторлар күзгә ташлана. Әнә, "Кукмара" агрофирмасы механизаторларының да бу арада кырдан кайтып кергәннәре юк. Шулай булмый ни, бер өем җыелган язгы эшләрне тиз...

Поселок гөрелтесеннән чыгып китеп, басу-кырларны иңләп кайттык. Район басуларында кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Кай тарафка гына күз салсаң да, ераклардан, кояш нурлары арасыннан "йөзеп" баручы тракторлар күзгә ташлана. Әнә, "Кукмара" агрофирмасы механизаторларының да бу арада кырдан кайтып кергәннәре юк.

Шулай булмый ни, бер өем җыелган язгы эшләрне тиз вакытта эшләп өлгерергә кирәк. Һава торышы да гел уңай тормас, яңгырлар явып эшне тоткарларга мөмкин. Ә кояш кыздыра башласа, бер көндә дә җир күпме дым югалта. Кыр хуҗалары, шуны истә тотып, бер генә минутларын да әрәм итмәскә тырышалар.

"Ярыш" бүлекчәсе җирләрендә тырмалау эшләре башкаручы егетләрнең күңелләре күтәренке:

-Көннәр матур, рәхәтләнеп эшләрлек. Күпьеллык үләннәрне тырмалыйбыз. Көнгә 80-90 гектар җирдә эш башкарыла. Иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать сигезгә кадәр трактордан аерылган юк. Көнгә ике тапкыр ашаталар, тәмле пешерәләр, - диделәр Раушан Хәсәнов белән Рәмис Миннегаяновлар.

Агрофирманың өч бүлекчәсеннән барлыгы сигез тырма кырга чыккан, шушы берничә көндә бу эшләрне төгәлләргә уйлыйлар. "Роса" агрегатында Раиф Зарипов исә көзге культураларны тукландыра.

-Барлык агрочараларны да берьюлы башкарып булмый, җир дә бертигез җитешми. Һәр эш үз көе белән бара. Әлегә төнлә эшләүне кирәк дип тапмыйм, егетләр болай да ике норма үтәп баралар, хезмәт тәртибен, үз техникаларының көен беләләр, - диде башкаручы директор Ришат Хәнәфиев. - Тиздән дым каплатуга керешәчәкбез. Туфрак өлгерү белән чәчүгә дә тотыначакбыз. Орлыклар җитәрлек, аларны макро һәм микроэлементлар белән эшкәртеп чәчүне кулайрак күрәбез. Гомумән алганда, 6 мең 50 гектар җирдә эш башкарылачак.

Кукмара аграр көллиятеннән практика узарга килгән егетләрне дә билгеләп үтте ул. Сезон вакытында бер генә эшче кул да артык булмый шул. Алар машина-трактор паркында ярдәм итәләр икән.

-Аллага шөкер, кәефләр шәп, барысы да әйбәт бара, моннан соң да шулай булсын. Орлык, техника һәм кадрлар бөтен җирдә дә җитәрлек, шулай ук минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар юк, - диде агрофирманың генераль директоры Ринат Зиннәтов.

Халык телендә башланган эш - беткән эш дигән әйтем яши. Кукмаралылар да, озакка сузмыйча, һава торышы көйсезләнгәнче язгы кыр эшләрен башкарып чыгарлар, бары тик трактор-агрегатлары гына сынатмасын. Өлгерәбез, дип ашыгып, сыйфат ягына да хилафлык китерергә ярамый. Язгы чәчү бер күңелле булса, җыеп алганда мул уңыш булу икенче күңелле бит әле ул.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk