Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны Җиңү бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, райондашлар! Сезне бөек һәм якты бәйрәм: 9 май - Җиңү көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ул - 1418 көн һәм төн эчендә илебезнең бәйсезлеге өчен миллионлаган кешеләр корбан ителеп, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге нәтиҗәсендә яуланган Җиңү. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 18 меңнән артык кеше...

Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, райондашлар! Сезне бөек һәм якты бәйрәм: 9 май - Җиңү көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ул - 1418 көн һәм төн эчендә илебезнең бәйсезлеге өчен миллионлаган кешеләр корбан ителеп, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге нәтиҗәсендә яуланган Җиңү. Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 18 меңнән артык кеше катнашты. Илебез азатлыгы хакына һәр авыл типсә-тимер өзәрдәй асыл ир-егетләрен югалтты, -диелә котлауда. - Бүгенге көндә сугыш дәһшәтләрен узган 101 ветераныбыз безнең арабызда исән-имин гомер кичерә. Сугыш елларында тылда калганнарга да җиңел булмый - алар көнне-төнгә ялгап эшләп, Җиңү өчен үзләренең бар көчләрен, сәламәтлекләрен бирделәр. Ватаныбызның иреге һәм тынычлыгы өчен көрәштә геройларча көч сынашкан, сугыш кырларында һәм тылда батырлык үрнәкләре күрсәткән, ветераннары фидакарьлеге алдында хөрмәт белән баш иябез. Сезгә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, лаеклы тормышта яшәтү өчен мөмкин булганнын барысын да эшләргә тиешбез. Илебезнең аяз күген башка сугыш сөреме капламасын, гомерләр зыяга әзелмәсен, күз яшьләре түгелмәсен иде!

фото: http://www.industrialsolutions.su/news/83.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара район башлыгы бәйрәм котлавы

erid: 2VtzqxWHLUk