Район Башлыгы Кукмара халкын бәйрәм белән котлады
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Шул уңайдан район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын бәйрәм белән котлый:
-Районыбызның эш сөючән хөрмәтле халкы, мөхтәрәм ветераннар, үсеп килүче яшь буын, кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Май ае элек-электән яз кояшының зур эшләргә дәшеп нур чәчүе, табигатьнең яңаруы...