Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафик Таһиров: "Театр - чир ул"

Якташыбыз, Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров белән очрашып, әңгәмә коруыбыз очраклы гына түгел. Театр " Студентлар 3D" спектакле белән 9 апрельдә районда гастрольләрен башлап җибәрә. Әңгәмә барышында кыскача гына һәр өлкәгә кагылып, артистның үзе, Әлмәт театрының бүгенге көне һәм, әлбәттә, "Студент 3...

-Апа белән сеңел арасында бердәнбер малай булган 15 яшьлек Рафикны укытучы булып эшләүче әти-әнисе ничек йөрәкләре җитеп, Казанга артистлыкка укырга җибәрде икән?
-Туган авылым Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә укыганда ук укытучыларым миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптәге курчак театрында уйный, концертларның һәм башка чараларның уртасында кайный идем. Укуда алдынгы, җәмәгать тормышында актив катнашкан өчен "Артек"ка путевка белән дә бүләкләндем әле. Күңелем сәхнәгә тартылды. 1981нче елда Казан театр училищесының курчак театры артистлары хәзерләү бүлегенә укырга кереп, танылган шәхесләр Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Илдус Зиннуров, Эльмира Хамматовалардан актерлык осталыгы, сәхнә теле һ.б. буенча белем алдым. Армия сафларында хезмәт иткәндә җыр-бию ансамбле белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясарга туры килде. "Мәтрүшкәләр" җырын башкаргач, бөтен залның торып басып алкышларга күмүенә, читкә сибелгән татарларның күп булуына таң калган идем.
-Курчак театры артисты дигән дипломыгыз булса да, драма театрын сайлагансыз. Курчакларны ярата алмадыгызмы әллә?
-Яраттым курчакларны. Хәзер дә яратам, чыгышларын бик кызыксынып, сокланып карыйм. Курчак театры бик югары сәнгать ул, анда эшләве кызыклырак һәм авыррак та әле. Кешенең амбициясе: сәхнәдән үзен күрсәтәсе киләдер инде, аның "җиле" миңа да кагылды. Армиядән кайткач, Әлмәт театрының артистларны эшкә чакыру турындагы игъланын күрдем дә, шунда киттем. Актаныш кызы, булачак тормыш иптәшем, бүгенге көндә театрның әдәби бүлек мөдире булып эшләүче хатыным Әнисә белән бер үк көнне эшкә урнаштык без. Читтән торып КДУда белем алганда сессияләргә бергәләп барып-кайта торгач, арада мәхәббәт хисе кабынды. Гаилә кордык, ике кыз үстердек.
-Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемне бик яшьли - 29 яшьтә үк алгансыз икән.
-Яшьлегем бик уңышлы үтте, бар эшем дә җайлы барды минем. Бүгенге көндә Оренбург театрының баш режиссеры булган Рөстәм Абдуллаев кул астында, Тукай бүләге иясе Дамира Кузаева, Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевлар белән башланып китте иҗат юлым. Милләтнең кузгалган чагында Мәдинә Маликованың "Йөрәк ничек түзсен" дигән тарихи әсәрдән яшь татар ханы Җиһангирны уйнадым. Режиссерның һәр нәрсәне адымлап аңлатуы үсеш өчен үзе бер мәктәп булып торды. Халык артисты Зәкия Туишева да зур ярдәм итте. Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклендәге Хәйретдин образы өчен 1992 елда К.Тинчурин исемендәге II татар фестивалендә диплом һәм премия алуым да иҗатыма яңа этәргеч һәм рухи күтәренкелек бирде.
-Әлмәт татар дәүләт драма театры бүген ничек яши?
-Бүгенге көндә тамашачыны тотуы бик авыр. Чөнки халык виртуаль дөньяга кереп бара. Бу кешелекнең фаҗигасе түгелме икән? Театрларның хәле бөтен Рәсәй буенча яхшылардан түгел. Күп театрлар ябылган чорда Татарстанда аларның яшәп калуы хөкүмәтебезгә дә бәйле. Тәнкыйтьче Нияз Игъламов безнең турыда: "Иң тере, иң дөрес юлдан баручы театр", - дип әйтә икән, димәк безнең киләчәгебез өметле. Театрларга яңа алымнар килеп керә. Тамашачылар кабул итмәгән әйберләр дә бар. Театр, гомумән, бер халәтендә генә кала алмый, яшәр өчен төрле юллар эзли. Без дә берничә эксперименталь спектакльләр куйдык. Монда уен, сәхнә, сәхнәдә яшәеш үзгәрә. Традицияләрне саклаган артистларга яңалыкка кереп китүе авыр, әмма үз-үзеңне сындырып, үзеңне икенче төрле ачу театрда тота да инде.
-Театр ул...
-Чир. Иң яраткан эшем - репетиция вакыты. Чөнки ул эшнең иң кыйммәтле чоры - образны ачасың, көне-төне уйланасың, җүләрләнеп бетәсең. Образны тапсам, тудырсам, тамашачыга төгәл җиткердем, төгәл бирдем дип ләззәт алам. Роль артист белән гел бергә инде ул. Ә спектакль әзер продукцияне тамашачыга җиткерү ул. Теге яки бу роль иң яратканы дип әйтә алмыйм, чөнки барысына да җанның, күңелнең бер өлеше керә.
-"Студентлар 3D" спектакленең исеме ничектер колакка ят, башкачарак, заманча яңгырый?
-Әлеге спектакль сигез ел чамасы элек "Кызлар, ишек ачыгыз!" дигән исем астында куелып, тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән иде. Халык аңа бик теләп, бик күп йөрде. Спектакльдә уйнаучы берничә кызыбыз төрле сәбәпләр (кияүгә чыгу, бәбәй алып кайту) аркасында театрдан киткәч, ул репертуардан төшеп торды һәм менә кабат сәхнәгә менде. Музыка, бию, төрле интригалар аша бара торган спектакль ул. Ни өчен 3D? Заман шулкадәр тиз үзгәрә, тиз бара. Күзәтеп торабыз, биш ел эчендә бер буын, яшьләрнең фикерләве, гомумән, тормыш үзгәрә. Кыскача гына аңлатканда, 3D ул - заманча аппаратуралар аша, өч үлчәү берәмлегендә реаль тормышны күрү дигән сүз. Безнең спектакль дә 3 планда да, 4 планда да уйнала, хәтта спектакль барышында сәхнәгә менеп аралашу мөмкинлеге дә бар. Яшьләрнең һәм яшәешнең кайбер хилафлыкларын ача торган, клуб стилендәге спектакль ул.
-Ә эчтәлегенә килсәк...
-Медицина университетында укучы кызларның тулай торак бүлмәсендә кызлар белән бер яшь кенә укытучы ир бикләнеп кала... Сөйләп бетермим, кызыгы бетә. Калганын спектакль барышында күрерсез. Райондашларыбызны спектакльләрдә көтеп калабыз.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X