Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиясе аз булган кешеләргә Пенсия фонды өстәп түли дигәнне сүз ишеттем. Аны ничек алырга?

Сорау: 2009 елның мартында картлык буенча пенсиягә чыктым. Пенсиям кечкенә. Аны билгеләгәндә, мин эшли идем әле. 2012 елның җәендә эштән киттем. Пенсиясе аз булган кешеләргә Пенсия фонды өстәп түли дигән сүз ишеттем. Аны ничек алырга? Җавап: Гомуми матди тәэмин ителеш суммасы яшәү минимумыннан түбән булган, эшләмәүче пенсионерларга "Дәүләт социаль ярдәме"...

Сорау: 2009 елның мартында картлык буенча пенсиягә чыктым. Пенсиям кечкенә. Аны билгеләгәндә, мин эшли идем әле. 2012 елның җәендә эштән киттем. Пенсиясе аз булган кешеләргә Пенсия фонды өстәп түли дигән сүз ишеттем. Аны ничек алырга?

Җавап: Гомуми матди тәэмин ителеш суммасы яшәү минимумыннан түбән булган, эшләмәүче пенсионерларга "Дәүләт социаль ярдәме" турындагы 17.07.1999 елгы Федераль закон нигезендә федераль социаль өстәмә түләнә.

Гомуми матди тәэмин ителеш суммасы пенсияне, ай саен акчалата түләүләрне (социаль хезмәт җыелмасын да кертеп), социаль яклау буенча түләүләрне (торак, коммуналь хезмәт, телефоннан файдалану, пассажир транспортында йөрү өчен һәм башка түләүләр буенча бирелгән субсидияләр) үз эченә ала.

2016 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы суммасы 7526 сум тәшкил итә. Сез 2012 елда эштән туктагансыз һәм бу турыда Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итмәгәнсез икән, сезгә гариза, паспорт, иминият таныклыгы һәм хезмәт кенәгәсе белән клиентларны кабул итү хезмәтенә килүегез кирәк. Федераль социаль өстәмә сезнең мөрәҗәгатегездән соң киләсе айдан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев