Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патша үзе бүләк тапшырган

Бер йөз елдан артыграк элек төшерелгән бу фотосурәтне Кукмара туган якны өйрәнү музеена Пчеловод авылыннан Николай Андреев алып килгән. Уртада - аның бабасының әтисе Андрей Егорович Егоров. Ул 1886 елда туган. 1908 яки 1909 елда патша армиясенә хезмәткә алынып, улы туганны да күрми калган. -Менә шул вакытта төшкән фотосы бу,-...

Бер йөз елдан артыграк элек төшерелгән бу фотосурәтне Кукмара туган якны өйрәнү музеена Пчеловод авылыннан Николай Андреев алып килгән. Уртада - аның бабасының әтисе Андрей Егорович Егоров. Ул 1886 елда туган. 1908 яки 1909 елда патша армиясенә хезмәткә алынып, улы туганны да күрми калган.

-Менә шул вакытта төшкән фотосы бу,- дип сөйләде Николай Андреев ерак бабасы турында.- 1914 елда канкойгыч Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, ул фронтка җибәрелә. Аяусыз көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен IV Дәрәҗә Георгий Кресты белән бүләкләнә. Авыр яраланып, чак исән кала. Снаряд кыйпылчыгы аның күкрәген тишеп чыга. Андрей бабайга алты ай буе госпитальдә дәваланырга туры килә. Әбием сөйләгәнчә, Петроград госпитале булган бу. Бәхетенә каршы, яхшы табиблар туры килгән. Сугыштагы кыюлыгы өчен тагын бүләккә лаек булган. IIIДәрәҗә Георгий Крестын аңа, башка бүләкләнүчеләр белән беррәттән, Николай II патша үзе госпитальгә килеп тапшырган. "Батырлык өчен" медале дә бар иде әле, анысы югалды.

Андрей Егоров туган йортына 1916 елда әйләнеп кайткан. Нык тормышлы булган бу гаилә. Урманны әрчеп, шул җирдә шалкан үстергәннәр, аны базарга илтеп сатканнар. Әмма тиздән дөнья үзгәргән:революция, гражданнар сугышы, колхозлашу еллары... Патша бүләкләре турында сиздерергә ярамаган. Атын, сыерын колхозга бирсә дә, Андрей Егоровка репрессиягә эләгү куркынычы янаган. Бергә сугыш юлларын үткән иптәше, Камышлы ир-егете (фотода ул кайсы - уңдамы, сулдамы икәне билгеле түгел) беркөн килеп: "Андрей, китеп калыйк моннан,"- дигән. Шулай итеп, алар Свердловск ягына китеп, алты ел шунда эшләгәннәр. Кулга алу өчен Андрей Егоровны берничә тапкыр сорап килгәннәр, гаиләсен исә йортсыз калдырганнар. Йортларын сүтеп алып киткәннәр, ашлыкларын да тартып алганнар. Гаилә келәт кебек бер бинада яшәргә мәҗбүр булган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Андрей Егоров танклар, самолетлар төзелеше өчен акчалар биргән, шуңамы, аны башкача борчымаганнар. Ә түләү квитанцияләре гаилә архивында әле дә саклана икән.

Батыр якташыбызның ике улы, ике кызы булган. Бу нәселнең дәвамчылары ерак бабалары белән чын күңелдән горурланырга хаклы.

-Фотосурәттәге Камышлы авылы егете турында белүчеләр, туганнары бардыр, бәлки. Мондый тарихи фоторәсемнәре булган райондашларыбызның безнең белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз,- дип гозерен җиткерде Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X