Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз мәктәбендә оешкан җәйге лагерьга 60 бала йөри (+Фоторепортаж)

-5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк. Ә инде күппрофильле лицей, Югары Чура, Сәрдекбаш һәм Лельвиж мәктәпләрендә исә 150 бала өчен ял һәм хезмәт лагере оештырылды, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге...

-5 июньнән спорт-сәламәтләндерү, сәнгати-эстетик, экологик-биология, хәрби-патриотик юнәлешләрдәге 24 көндезге мәктәп яны лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Аларда 1100 бала 21 көн дәвамында ял итәчәк. Ә инде күппрофильле лицей, Югары Чура, Сәрдекбаш һәм Лельвиж мәктәпләрендә исә 150 бала өчен ял һәм хезмәт лагере оештырылды, - ди район мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариева. - Лагерьларга иң беренче чиратта аз тәэмин ителгән һәм авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, эчке эшләр бүлегендә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, ятим балалар җәлеп ителде.

-Олыяз мәктәбендәге җәйге лагерьга 60 бала йөри. Алар белән төрле уеннар, экскурсияләр оештырыла, тематик чаралар уздырыла. Балалар ике тапкыр бушлай тукланалар. Аларга лагерьда бик ошый, - дип хәбәр итте мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев