Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Нараткай"да күңелле

Районыбызның Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагере шушы көннәрдә үзенең беренче сменасын төгәлләде. Анда 108 бала ял итте. Балаларга биредә ошыймы, ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырылганмы - "Нараткай"га юл алуыбызның сәбәбе әнә шул иде.

Лагерь территориясенә килеп керүгә күңелне үзгә бер рәхәтлек биләп алды - саф һава, ыгы-зыгы юк, тирә-як яшеллеккә төрелгән... Эх, бер-ике көн генә булса да бар дөньяңны онытып ял итеп ал идең биредә?! Хыялларга бирелеп, табигатькә сокланып торганда уен мәйданчыгы тирәсендә бер-бер артлы балалар күренә башлады. Ял сәгатендә кемдер таганда атына, кемдер волейбол, футбол уйный, кич белән узачак чарага әзерләнә. Һәммәсенең кәефе шәп. Димәк, лагерьга килүләре юкка булмаган.
Кукмара 4нче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Диләрә Мостафина "Нараткай"да икенче елын ял итә икән.
-Миңа биредә бар да ошый. Көн саен төрле кичәләр уздырабыз, кич белән дискотекага чыгабыз. Яңа дуслар да таптым, - ди ул.
Ә менә Ралинә Гыймадиева, Исламия Хәбирова, Азалия Сәмигуллиналар иртәнге зарядканы яратуларын, "Әйләнгеч" уенында катнашуларын сөйләделәр. Үрәсбаш авылы кызлары Диана Петрова белән Аделина Андрееваның лагерьга быел беренче килүләре. Кояшта кызынып кап-кара булып беткән кызларның йөзләрендә елмаю. Лагерьны ошатуларын сүзсез дә аңлау кыен түгел.
Инде уникенче елын лагерьда смена начальнигы булып эшләүче Любовь Романова сүзләренә караганда, быел балалар аеруча актив икән.
-Күбесе төрле фестивальләрдә катнашып җиңү яулаучылар булгангамы, лагерьда җыр-биюләр тынып тормый. Нинди генә чара уздырылса да, тырышып, күңел биреп әзерләнәләр. Әйдаманнар да балалар күңеленә ачкыч таба белә торган үз эшләренең осталары. 22 июнь - Кайгы һәм Хәтер көнендә бергәләп сугыш чоры җырларын башкардык, кич белән исә "Аҗаган" уены булды. Урман, әкият, көлке көннәре дә истә калырлык итеп оештырылды, - ди ул. - Торак шартлары, туклану бик яхшы. Пешекчеләр көнгә биш тапкыр әзерлиләр. Рационга сөт продуктлары да, җиләк-җимешләр дә кертелгән. Шуңа күрә әти-әниләргә борчылу өчен бер сәбәп тә тапмыйм.
Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган Бөтендөнья гармония йөгерешчеләре белән очрашу да балалар хәтерендә шактый зур тәэсирләр калдыргандыр. Кукмара чиге аша узып, Казахстан башкаласы Астана шәһәренә йөгерүчеләр белән истәлеккә фотоларга төшәләр, бергәләп "Күңелле стартлар" уенында катнашалар. Кулларына янып торучы факелны тотып тору да малай-кызлар өчен зур мәртәбә була.
-"Нараткай" кунаклардан тынып тормый. Без аларның һәммәсен көтеп алабыз. Китапханәдән килеп тә балалар өчен файдалы булган темаларга кичәләр уздырдылар, шушы көннәрдә генә волонтерлар кунак булып китте, - ди быел беренче тапкыр әйдаман вазыйфасын башкаручы Роза Бадышева.
Без барган көнне исә балалар белән район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе вәкиле "Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?" дигән темага ярыш уздырды. "Пик сәгате", "Светофор", "Машиналар" командалары көч сынашты анда. Балалар юл билгеләрен тану, саташкан билгеләр арасыннан дөресен эзләү, сканворд, табышмаклар чишү буенча көч сынашты. Визит карточкасы, сәнгать номеры да ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл билгеләренә багышланган иде. Командаларга Елена Яковлева истәлек бүләкләре тапшырды, хәвеф-хәтәрләр, фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен юлларда имин һәм сак булырга кирәклеген сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk