Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар кукмаралыларның башларын әйләндергәннәр

Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәеп китте. Кәрәзле телефонга төрле СМС-хәбәрләр җибәреп, үзләрен полиция хезмәткәре, очсыз бәягә дарулар сатучы, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, ялгыз яшәүче, пенсия яшендәге өлкән кешеләрнең ышанычын яулый алар. Мошенниклар тозагына эләгеп, шактый зур сумма акчаларыннан "колак кагу"чыларның саны да...

Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәеп китте. Кәрәзле телефонга төрле СМС-хәбәрләр җибәреп, үзләрен полиция хезмәткәре, очсыз бәягә дарулар сатучы, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырып, ялгыз яшәүче, пенсия яшендәге өлкән кешеләрнең ышанычын яулый алар. Мошенниклар тозагына эләгеп, шактый зур сумма акчаларыннан "колак кагу"чыларның саны да көннән-көн арта. Мәкерле затлар кайбер кукмаралыларның да башларын әйләндерергә өлгергәннәр инде.

-Полициягә мошенниклык гамәлләре белән бәйле өч гариза кабул ителде, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев. - Билгесез зат Кукмарада яшәүче берәүнең өй телефонына шалтыратып, үзен ЮХИДИ инспекторы дип таныштыра һәм әҗәткә биш мең сум акча сорый. Әлеге кеше риза була. Телефоннан сөйләшүче исә акча алырга энекәшен җибәрәчәген әйтә. Күпмедер вакыттан соң, чыннан да, аның өенә яшь кенә бер егет килә һәм үзенең инспектордан булуын, акчага килүен хәбәр итә. Әмма йорт хуҗасы. аны күргәч шикләнеп кала, уяулык күрсәтеп, таныш түгел затка акча бирми. Шул рәвешле, ул үзен мошенниклар тозагына эләгүдән саклап кала.

Икенче гариза исә "Россия саклык банкы" картасыннан акча күчергән затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап язылган. Тикшерү барышында билгеле булганча, банк картасына "Мобиль банк" хезмәте тоташтырылган булган. Карта хуҗасы кәрәзле телефон номерын алыштырган, әммә әлеге хезмәтне өзмәгән. Билгеле бер вакыттан соң аның номеры икенче бер кешегә бирелгән. Ә яңа хуҗа исә, "Мобиль банк" хезмәтеннән җайлы гына файдаланып, акчаларны электрон кошелекка күчергән. Элеккеге телефон номеры хуҗасы, үзенең картасыннан акчалар югалгач, полициягә мөрәҗәгать итә. Шуның өчен телефон номерын алыштырганда, банкка гариза язып, "Мобиль банк"ны да өздерергә кирәк.

Алдагы мошенниклык гамәле кәрәзле телефон белән бәйле. Үзенең йөк автомобиле булган Кукмара кешесенең кәрәзле телефонына шалтыратып, металл савыт-сабалар заводыннан Мәскәүгә зур күләмдә продукция алып барырга кирәклеген хәбәр итәләр. Әмма мошенник иң элек телефоннан әйтелгән исәп-хисап счетына 10 мең сум акча күчерүнең мөһимлеген, бары тик шуннан соң гына заводка барырга кирәклеген искәртә. Йөк ташу белән шөгыльләнүче ир-ат тиз арада акчаны күчерә, заводка китә һәм анда үзенең алданганлыгын белә.

-Шулай ук полициягә үзләренең дусларына, танышларына акча биреп торулары, әмма аларның әҗәтне кире кайтармаулары хакында язылган гаризалар да шактый күп керә. Бурычка кемгәдер акча биргәнче яхшылап уйласагыз иде. Халык мәкалендә дә: "Дустыңны яисә туганыңны югалтасың килсә, аңа күбрәк итеп әҗәткә акча бир, ул һичшиксез, юкка чыгачак", - диелә бит. Телефоннан алынган "картагыз блокировкаланды", "улыгыз юл фаҗигасенә очрады", "машина оттыгыз" кебек СМС-хәбәрләргә дә игътибарлы булсагыз, ниндидер гамәлләр кылганчы, дөреслеген тикшерсәгез иде, - ди полиция начальнигы Рамил Нургалиев.

фото: http://hicand.clan.su/news/8


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk