Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәшир клубында “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы бердәнбер республика күләм "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләре, Мәмәшир авылы мәдәният йортында, авыл халкы, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр белән очрашуда булып китте. Алар Кукмара районында беренче мәртәбә генә түгел, узган ел үзләрен яратып укучы балалар, аларның әти-әниләре белән аралашу максатыннан -Әсән-Елга авылы китапханәсендә булып киткәннәр иде. Безнең...

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгучы бердәнбер республика күләм "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләре, Мәмәшир авылы мәдәният йортында, авыл халкы, укучылар, укытучылар, китапханәчеләр белән очрашуда булып китте. Алар Кукмара районында беренче мәртәбә генә түгел, узган ел үзләрен яратып укучы балалар, аларның әти-әниләре белән аралашу максатыннан -Әсән-Елга авылы китапханәсендә булып киткәннәр иде. Безнең якларга килеп чыгуларының төп сәбәбе: газетаны даими күзәтеп баручы, иң күп язмалар юллаган укучыларны якыннан күреп аралашу, бүгенге көнгә кадәр "Көмеш кыңгырау" ны укымый йөрүчеләрне, газетаның эчтәлеге белән таныштыру.

Очрашу Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина тарафыннан мәктәп җитәкчелеге белән берлектә оештырылды. Зөлфия Мидхәт кызы китапханәгә килгән һәр бала белән шәхси якын килеп эш итә, алар белән бергәлектә, "Көмеш кыңгырау" газетасына укучыларның язмаларын юллый. Мәмәшир мәктәбе укучыларының да тырышып иҗат итүләренең нәтиҗәсе озак көттерми, алар бер-бер-артлы газета оештырган конкурслардан беренче, икенче урыннар ала башлый. Китап укучы балаларның йөзләрендә шатлык нурларын күреп, Зөлфия Габдуллина газетаның чыга башлавына 20 ел тулу уңаеннан, аларны үз авылына кунакка дәшә.

"Чыңлый Көмеш кыңгырау" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә авыл мәдәният йортына олысын-кечесен, кыскасы, газетаны яратып укучыларны үзенә җыйды. Очрашуның тагын бер отышлы ягы: анда авыл китапханәчеләреннән тыш районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары да килүе. Алар да "Көмеш кыңгырау" газетасы хезмәткәрләре белән рәхәтләнеп аралашты, булган сорауларына төгәл җаваплар тапты. Чөнки әлеге газета балалар өчен генә түгел, ә тәрбиячеләр, укытучылар өчен дә кызыклы язмалар чыгара икән бит.

Бу көнне тамашачылар газетаның баш мөхәррире, күренекле язучы, күп җырлар авторы, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил ага Сафин, җаваплы сәркатиб, якташыбыз, Кәркәвеч авылында туып үскән, үзенең гомерен журналистикага багышлаган Ризидә Гасыймова, газетаның дизайнеры, балалар рәссамы Фаил Ислам белән якыннан аралашу бәхетен татыды. Үзенең матур җырлары белән бәйрәм кичәсенә ямь өстәгән хөрмәтле кунак, Чаллы педагогика университеты доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллинаны да тамашачы җылы кабул итте. Без очрашу сәфәре белән сезнең якларда беренче генә түгел, тик Кукмара районына кунак булып килгән саен, шуңа төшенәбез, тырыш, кунакчыл, иҗади халык яши монда. Иң күп язмаларны да без Мәмәшир мәктәбе укучыларыннан алабыз. Алар үзенчәлекле итеп яза, үз фикерләрен матур итеп тасвирлый алалар. Без сезгә "Көмеш кыңгырау" газетасына язылыгыз дип түгел, ә языгыз, каләмнәрегезне чарлагыз, булган фикерләрегезне курыкмый җиткерә алырга өйрәнегез дип дәшәбез, - диде алар".

Килгән кунаклар Мәмәшир мәктәбе укучыларының чыгышларын, китапханәнең "Нур" клубына йөрүче Харис Нигъмәтуллинның, китапханә мөдире Зөлфия Габдуллинаның җырларын алкышларга күмде. Кунаклар кичәгә буш кул белән килмәгән. Газета оештырган конкурсларда урын алган укучыларга, аларның укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылу шуның ачык мисалы. Мәмәшир урта мәктәбе директоры Ринат Насыйбуллин, район китапханәсенең өлкән методисты Рушания Измайлова үзләренең чыгышларында мондый очрашуларның укытучылар өчен дә, китапханәчеләр өчен дә әһәмиятен ассызыклап, балаларны әдәбиятка, иҗатка тартуга юнәлдерелгән башлангычның дәвамлы булуын теләде.

Илзия Харисова, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев