Мәктәптә картаеп булмый, ди Кукмара беренче гимназиясенең директор урынбасары Мирзәхмәт Идрисов
Дөньяда үзләренең тырыш хезмәте, якты тормыш юлы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, көч-куәте белән башкаларны да үзенә тартып торучы кешеләр була. Язмамның герое Мирзәхмәт Идрисов та - нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе. Аның 15 февральдә - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә дөньяга аваз салуы да очраклылык түгелдер. Ул үзенең киләчәк тормышын да...
Дөньяда үзләренең тырыш хезмәте, якты тормыш юлы, бетмәс-төкәнмәс энергиясе, көч-куәте белән башкаларны да үзенә тартып торучы кешеләр була. Язмамның герое Мирзәхмәт Идрисов та - нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.
Аның 15 февральдә - патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә дөньяга аваз салуы да очраклылык түгелдер. Ул үзенең киләчәк тормышын да әдәбият белән бәйли: Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Үрәсбаш мәктәбендә үзенең мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә. Тынгысыз, эзләнүчән яшь укытучы балаларда ана теленә, халкыбызга һәм аның әдәбиятына мәхәббәт тәрбияли. Тирән белемле, бер эштән дә курыкмыйча, һәрвакыт яңалыкка омтылучы мөгаллим тиз арада укучыларның һәм укытучыларның хөрмәтен яулый. Шулай булмаса, аңа мәктәп директоры урынбасары, район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече, мәктәпләр буенча инспектор вазыйфаларын ышанып тапшырмаслар иде.
"Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгәч тә, яңа эштә өркеп калмый ул, үзенең бөтен тырышлыгын, белемен эшкә җигеп, матбугат тормышында кайный башлый. Хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту чараларын күрә, газетаның эчтәлеген баету өстендә эшли.
Үз хезмәтен никадәр генә яратып башкарса да, тумыштан ук укытучы булып туган Мирзәхмәт Габделхак улын мәктәп тормышы үзенә тарта. 2005нче елда ул яңадан тормышын мөгаллимлек хезмәте белән бәйли: Кукмара гимназиясенә директор урынбасары итеп билгеләнә. Аның төпле киңәшләрен тыңлап, һәрбер мәсьәләне бергәләп хәл итеп эшләвебезгә дә бер дистәдән артык вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел булуы, таләпчәнлеге, үз эшен зур төгәллек һәм намус белән башкарганы өчен коллективыбызның хөрмәтен казанды. Үземне Мирзәхмәт Габделхак улының "тормыш мәктәбе"н үтүем белән бәхетле саныйм. Аның төпле киңәш-тәкъдимнәре, нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, аннан чыгу юлын табарга булышуы өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Бүгенге көндә гимназиябез коллективы ирешкән уңышларда да Мирзәхмәт Идрисовның өлеше зур. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы, рухы белән үк мөгаллим булган кеше ул. Шулай булмаса, эшен шул дәрәҗәдә яратып, күңел биреп башкармас, хезмәт дәверендә югары квалификация категориясенә һәм "Халык мәгарифе отличнигы" билгесенә ия була алмас иде.
Кеше сине хөрмәт итсен дисәң, үзеңә дә башкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк, дип саный Мирзәхмәт Габделхак улы. "Чын мәгънәсендә укытучы булырга теләгән шәхес, иң беренче чиратта, балаларны, фәнен, эшен яратырга тиеш. Әгәр дә ул балалардан туя икән, димәк, аның урыны мәктәптә түгел. Мәктәп ул шундый урын - анда теләсәң дә картаеп булмый," - ди ул, елмаеп.
Эшең сөенеч бирсен өчен, сине ихлас күңелдән аңлаган гаилә учагың булу шарт. Мирзәхмәт абый ул яктан да бәхетле. Иңне-иңгә куеп яшәргә яраткан тормыш иптәше Венера апа һәм "әти" дип өзелеп торучы ике кызы бар аның.
Гөлназ НӘҖИПОВА, Кукмара гимназиясе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев