Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем авылдашларым

Үзем авылда туып-үскәнгәме, авылга кайтырга яратам. Анда туганнарым да күп, авылның төрле почмакларында өч бертуган абыемның гаиләләре гомер кичерә. Ике абыем мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Олы абыем төп йортта үзенең кече малаеның гаиләсе белән яши. Кайткач, иң беренче итеп шунда керәм. Без бит бик авырлыкта үстек. Аның белән ачлы-туклы...

Үзем авылда туып-үскәнгәме, авылга кайтырга яратам. Анда туганнарым да күп, авылның төрле почмакларында өч бертуган абыемның гаиләләре гомер кичерә. Ике абыем мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын. Олы абыем төп йортта үзенең кече малаеның гаиләсе белән яши. Кайткач, иң беренче итеп шунда керәм. Без бит бик авырлыкта үстек. Аның белән ачлы-туклы яшәгән кечкенә, яшь вакытларны искә төшереп утырырга яратабыз.

Әле менә яңарак кына тагын туган якларга кайтып килдем. Авылдашларны искә төшереп сөйләшеп утырдык. Хөсәеновлар гаиләсен дә искә алдык. Хөсәен абыйның ике энесе, өч малае сугыш кырында ятып калган. Әти-әнигә нинди зур кайгы булган. Хәзерге вакытта бу йортта ике әби генә гомер итә. Минҗамал әбигә 92 яшь, Минзифа әбигә 88 яшь икән. Абый белән сөйләшкәннән соң, мин бу гаиләгә кереп чыгарга уйладым. Ишегаллары, өйләре - һәркайда тәртип, чисталык. Шул арада балачагыма, яшьлегемә әйләнеп кайткандай булдым, күңелләрем йомшарып китте. Әбиләр башта мине танымый торсалар да, аннары: "Марат, син түгелме соң бу?" - дип сөенештеләр. Шактый гына сөйләшеп утырдык. Минҗамал әбинең хәтере бик әйбәт булып чыкты. Ул үзенең 12-13 яшьлек вакытларын, әнигә балалар карарга булышканын, аннан 7 сыйныфны тәмамлап, бераз үсә төшкәч, безнең әтинең аны авыл советына сәркатип итеп эшкә алуын бик тәфсилле итеп сөйләде. Сугыш алдыннан тугыз ел Янилдә авыл советы, колхоз рәисе булып эшләгән әтине бик яхшы яктан гына искә алды. Ул елларны Янилдә клуб, балалар бакчасы, мәктәп, МТС төзелә. Менә шулай бөтенесен сөйләшеп, истәлекләргә бирелдек. Бер дә зарланмадылар, бөтен әйбер бар, караучылар да, күршеләр дә гел килеп, хәлне белеп тора, диделәр. Чыгып киткәндә рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.

Мурат ХИСМӘТОВ, Кукмара

фото: http://izvestiaur.ru/news/view/358811.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X