Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мамадышнефтепродукт” җәмгыяте директоры Илгизәр Ибраһимов хезмәт юлын Кукмарадан башлаган

Абруйлы һәм булдыклы җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы. Сүзем якташыбыз, "Мамадышнефтепродукт" җәмгыятенең генераль директоры Илгизәр Ибраһимов турында. -Пермь өлкәсенең Коспаш поселогында дөньяга килсәм дә, әти-әнием миңа бер яшь ярымлык чагында ук Кукмара якларына кайтып төпләнгәнлектән, Мәмәширне үземнең туган авылым дип саныйм. Искиткеч матур табигатьле авылның яшел чирәмнәрендә тәгәрәп, каз бәбкәләре саклап,...

Абруйлы һәм булдыклы җитәкче, үрнәк гаилә башлыгы. Сүзем якташыбыз, "Мамадышнефтепродукт" җәмгыятенең генераль директоры Илгизәр Ибраһимов турында.

-Пермь өлкәсенең Коспаш поселогында дөньяга килсәм дә, әти-әнием миңа бер яшь ярымлык чагында ук Кукмара якларына кайтып төпләнгәнлектән, Мәмәширне үземнең туган авылым дип саныйм. Искиткеч матур табигатьле авылның яшел чирәмнәрендә тәгәрәп, каз бәбкәләре саклап, инешендә рәхәтләнеп су коенып үскән малай мин. Урта мәктәптә белем алганнан соң, Сәвәлидәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем һәм, аны Кызыл дипломга тәмамлап, элеккеге "Россия" колхозында агроном буларак үземнең хезмәт юлымны башлап җибәрдем, - ди ул.

Баш-аягы, бар күңеле белән авыл хуҗалыгы өлкәсенә кереп "чумган", иртә таңнан караңгы төнгә кадәр кырда әвәрә килүдән үзенә ямь һәм тәм тапкан егет армиядән соң да "Восток" хуҗалыгында баш агроном, алга таба партия оешмасы сәркатибе, хуҗалык җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1988 елда исә аны Мамадышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, ә инде өч елдан район башлыгы итеп билгелиләр.

-Үз алдыңа максат куйсаң, эшкә теләгең булса, ялкауланмасаң, беркайчан югалып калмыйсың, - ди Илгизәр Ибраһимов. - Хезмәт сукмагымның беренче көннәрендә миңа Кукмараның алдынгы хуҗалык җитәкчеләре белән эшләргә туры килде. Остазларым, абыйлы-энеле Гафият һәм Галимулла абый Гарифуллиннарга мин бик рәхмәтлемен. Аларның саллы киңәшләре, үз тәҗрибәләрен яшь белгечләр белән дә уртаклашулары алдагы тормышымда бик зур ярдәм итте.

Илгизәр әфәнденең инде дистә еллар җитәкче урыннарда эшләвенә аның тырыш, нык ихтыярлы, көчле оештыру сәләтенә ия булуының да йогынтысы бар, әлбәттә. Бүгенге көндә якташыбыз җитәкләгән җәмгыять үз эшчәнлеген Кукмара районында да алып бара.

-Мамадышта - биш, Кукмарада - өч, ә Вятка Аланында бер ягулык салу станциясе уңышлы гына эшләп килә, - ди ул. - Без халыкны, шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсен дә барлык төр ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итәбез.

-Илгизәр Ибраһимов кул астында инде дүртенче ел эшлибез. Коллективта беренче көннән үк ихтирам казанды ул. Туры сүзле, таләпчән, әмма һәр кешенең хәленә керә белә, яңалыкларны игътибарга ала торган җитәкче белән эшләү үзе үк рәхәт, - ди җәмгыятьнең Кукмара участогының баш инженеры Рафик Әгъләметдинов. - Ягулык салу станцияләре заманча таләпләргә яраклаштырылды. Киләчәктә районның Ленин урамындагы ягулык станциясендә дә реконструкция эшләре алып барырга уйлыйбыз. Шулай ук базаның үзендә дә күп эшләр башкарылды - датчиклар, уравномкерлар куелды, компьютерга тоташтырылды. Болар барысы да - Илгизәр Ибраһимовның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм ул үстерергә тиеш, дигән гыйбарә халык арасында әле хәзер дә популяр. Язмабыз герое, Почет билгесе ордены, күпсанлы медальләр, Мактау грамоталары иясе, республика хәйриячесе, 60 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстанның атказанган нефтьчесе исеменә лаек булган Илгизәр Ибраһимовның агачы да үсә, йорты да бар, улы инде гаилә корырга да өлгергән. Тормыш иптәше Розалия ханым белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр алар.

-Гаиләм - минем өчен һәрвакытта беренче урында булды, - ди юбиляр. - Балаларның инде үз тормышлары, өч оныгым үсеп килә. Мин бик бәхетле ир, әти һәм бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X