Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубянның киләчәге өметле

Лубян авыл җирлегендә "Урман чаңгысы - 2013" дигән республикакүләм өченче кышкы спартакиада узу һәм әлеге чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде. Район үзәгеннән шактый читтә, табигатьнең гүзәл бер почмагында - чыршы-наратлар кочагына сыенып урнашкан Лубянда ул көнне чын...

Лубян авыл җирлегендә "Урман чаңгысы - 2013" дигән республикакүләм өченче кышкы спартакиада узу һәм әлеге чарада Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде. Район үзәгеннән шактый читтә, табигатьнең гүзәл бер почмагында - чыршы-наратлар кочагына сыенып урнашкан Лубянда ул көнне чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Саф һавада олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, кайнар чәй, кызган шашлык белән сыйланды, спорт чараларында катнашты. Көннең кояшлы, аяз булуына чаңгычылар аеруча куанды:

-Коры һавада чаңгы тагын да яхшырак шуа, кар да ябышмый. Рәхәтләнеп узыштык, - дип үзләренең сөенечләре белән уртаклаштылар финиш сызыгын узучылар.

Спорт бәйрәмендә барлыгы 210лап чаңгычы, 5 волейбол командасы катнашты. Чаңгы ярышында җиңү яулаучылар алты номинация буенча билгеләнде, волейболчылар арасында да өчлеккә керүче командалар тәбрикләнде. Республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшь урманчылар, студентлар, мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче укучылар, ветераннар - берсе дә спартакиададан бүләксез китмәде. Призлы урынга лаек булучыларга Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә мәдәният йортында әзерләнгән концерт программасы да тирән эчтәлекле, җыр-биюләргә бай иде.

Соңгы елларда Лубян бистәсенә игътибар бермә-бер артты, дисәк һич ялгышмабыз. Юлларның төзекләндерелүе, буаны чистартып күпергә реконструкция ясалу, йортларга зәңгәр ягулык үткәрелү - болар барысы да җирлек халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен эшләнә. Бистәнең матди-техник базасын ныгытуда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының да өлеше зур. Бу хакта министр Наил Мәгъдиев үзе дә билгеләп узды:

-Бүгенге көндә Лубянда Европа илләрендә генә файдаланыла торган куәтле, заманча харвестер, форвардер урман кисү тракторлары эшли. Тиздән 3,5 миллион сумлык тагын бер җайланма кайтачак. Заманында гөрләп эшләп торган, җитештерелгән продукциясе белән тирә-юньдә дан тоткан агач эшкәртү цехын тулы көченә кабат эшләтеп җибәрү өчен аның заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе шарт, - ди ул.

ТР урман хуҗалыгы министры район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән бергә чит илдән кайтарылган әлеге тракторларның эшен дә күзәтте. Сәгатенә 120гә якын агач кисеп, эшкәртүче харвестер тракторын икенче төрле "урман терминаторы" дип йөртәләр икән. Тулысынча компьютерлаштырылган, дистәгә якын операция башкаручы урман хәзерләү комбайны агачны егып, тиешле озынлыкта кисеп кенә калмый, тиз һәм сыйфатлы итеп ботакларыннан да арындыра. Швециядә җитештерелгән, төяү манипуляторы һәм йөк арбасы булган форвардер җайланмасы исә әзер агачларны җыя, сортларга аера һәм тиешле урынга алып барып өя.

-Язга агачлар киселгән мәйданда яшь агач үсентеләре утыртыла. Тагын 40 елдан биредә зифа ак каеннарга карап хозурлану мөмкин булачак, - диләр башкала кунаклары.

Инде өлкәнәеп баручы Лубянның әкренләп үсүен, яңа йортлар салынуын күреп сөенеп кайттык. Яшьләр арасында да авылда төпләнүчеләр саны елдан-ел арта икән. Җирлек халкы агач эшкәртү цехының үз эшен башлап җибәрүен көтә. Шулай булмый ни, әлеге цех тагын күпме кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк бит - бүгенге көндә анысы аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X