Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян: чираттагы баскыч – курорт зонасын булдыру

Лубянда үткән хисап җыелышы барышында район башлыгы Сергей Димитриев бу турыда да сүз кузгатты. Узган елның июль аенда Лубянда булып кайтканнан соң, газетада "Ерак булса да - үзебезнеке" дигән исем белән язма бирелгән иде. Әйе, бу төбәк үзәктән шактый читтә урнашса да, халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән...

Лубянда үткән хисап җыелышы барышында район башлыгы Сергей Димитриев бу турыда да сүз кузгатты.

Узган елның июль аенда Лубянда булып кайтканнан соң, газетада "Ерак булса да - үзебезнеке" дигән исем белән язма бирелгән иде. Әйе, бу төбәк үзәктән шактый читтә урнашса да, халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырта торган районкүләм яңалыклардан, үзгәрешләрдән читтә калмый. Район башлыгының узган елгы хисабын тыңлаганда шуңа игътибар итәсең: башкарылган эшләр турында сүз барганда, кайсы гына тармакны алсаң да, Лубян дигән сүз колакка чалына. Чагыштырып карасаң да, башка җирлекләргә караганда биредә башкарылган эш күләме шактый зур икәне күренә.

Сүземне дәлилләп бер сан китерү дә җитә: узган ел федераль һәм республика программалары кысаларында Лубянны төзекләндерү өчен бюджеттан барлык чыганаклар буенча 90 миллион сум акча тотылган. Әйтергә генә җиңел, әйеме?! Узган ел гыйнвар аенда газетабызга биргән бер әңгәмәсендә район башлыгы Лубянда ике фатирлы йорт куллануга тапшырылу, участок дәваханәсенә капиталь ремонт үткәрү, авыл эчендәге юлның бер өлешенә асфальт салыну күздә тотыла, дип әйткән иде. Ел дәвамында аларның барысы да эшләнелгән. Боларга өстәп, узган ел авылда 2,3 чакрым арага асфальт юл салынган, мәктәп янына спорт мәйданчыгы ясалган, халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында йортлар төзү эше дә дәвам итә. Федераль программа кысаларында авыл эчендәге буаны тәртипкә китерү генә дә 7 миллион сумга төшкән. Быел исә мәктәптә капиталь ремонт башланган. Якынча 21 миллион сумнан артыкка төшәчәк бу эш барышында уку йорты идәннән түбәсенә кадәр һәм тышкы яктан яңартылачак, һәм котельныйны төзекләндергәннән соң, 2 номерлы балалар бакчасына җылылык бирү мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, диделәр. 1,5 чакрым арада урам утлары рәтләнеп, 63 электр лампочкасы куелган, Нагорная урамында су башнясы ремонтланган. Кыскасы, бер ел эчендә Лубянга соңгы ун елда биредә күрелмәгән суммалар салынган. Әлбәттә, референдумда катнашып, үзара салым акчасын түләргә үз теләкләрен белдергән булсалар, авылда тагын да күбрәк эшләр башкарып булыр иде. Әйтик, халык балалар мәктәпкә йөри торган юл кырыена тротуар булдыруны сорый, җыелган сумманың бер өлешенә аны да эшләргә мөмкин.

-Безгә үзара аңлашып, бердәм, дус булып яшәү җитми, -дип сүзен башлады җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев тә бу турыда. -Нинди генә эшкә тотынсаң да, территорияне җыештыру, төзекләндерүме ул, халыкны җәлеп итеп булмый. Читтә калырга теләүчеләр күп. Ә бөтен кешегә дә авылыбызның чиста, төзек, яшәр өчен шартларның уңай булуы кирәк. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, район җитәкчелегеннән уңай фикер ишетәсең. Әйтик, бүгенге көндә Сәрдәүч авылы балаларын мәктәпкә йөртү буенча әти-әниләрне бик борчыган транспорт мәсьәләсен дә район башлыгы тиздән уңай хәл ителәчәк дип белдерде.

Гадәттә, Лубянда узган хисап җыелышларында, төрле очрашуларда халык үзәгенә үткән сорауларны күтәрә, проблемаларны чишү юлларын кат-кат җитәкчеләрнең исләренә төшерә иде. Ни гаҗәп, бу юлы ник бер сорау бирелсен. Җыелышка килүчеләре шул ук кешеләр, ләбаса. Димәк, халыктан килгән сорауларны өйрәнеп, аларны үзвакытында хәл итү нәтиҗәсе инде бу. Халык кузгала башлагач кына, өлкән яшьтәге бер абзый икенче елга Лебедев паркына 100 ел тулачагын искә алды.

Бу уңайдан район башлыгының да үз планнары бар икән.

- Беренче тапкыр Лубянга килгәч, мин гаҗәеп матур урыннар күрдем. Лубянны ял итү, сәламәтләндерү зонасына әверелдерү турында уйланган, кызыксынган инвесторлар да бар. Әлеге парк өчен махсус проект эшләтеп, йөз еллык уңаеннан аны тәртипкә китерү турында республиканың урман хуҗалыгы министры Алмаз Назыйров белән булачак очрашуда да күтәрәчәкмен,- дип ышандырды ул.

...Лубянда халык җыены башланганчы район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина авылдагы эшмәкәрләр белән очрашып, аларны борчыган сорауларны ачыклап, гамәлдәге программалар белән таныштырган иде. Киләчәкне күзаллап, кызыксынучылар булган, диделәр. Димәк, Лубянның иртәгәсе көнгә ышанычы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев