Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лимонад балачакка алып кайта

Балтачта яшәүче бер танышыбыз кунакка килгән саен үзе белән берничә кап "Лимонад моего детства" татлы суын алып китә. "Балалар да, үзебез дә яратып эчәбез. Хәтта таныш-белешләр дә Кукмарага барам дисәм, әлеге лимонадка заказ бирә башлыйлар", - ди ул. "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында без дә район кулланучылар җәмгыятенең лимонад цехына юл...

Балтачта яшәүче бер танышыбыз кунакка килгән саен үзе белән берничә кап "Лимонад моего детства" татлы суын алып китә. "Балалар да, үзебез дә яратып эчәбез. Хәтта таныш-белешләр дә Кукмарага барам дисәм, әлеге лимонадка заказ бирә башлыйлар", - ди ул. "Татарстанныкын сайла!" акциясе кысаларында без дә район кулланучылар җәмгыятенең лимонад цехына юл алдык. Күрше-тирә районнарны да үзенә җәлеп итәрлек эчемлек ясаучылар белән якыннанрак танышыйк әле.

Моннан биш ел элек банкротлыкка чыгу нәтиҗәсендә үз эшчәнлеген туктаткан, ташландык хәлгә килгән Кукмара райпосы яңадан әкренләп аякка басып килә: биналарда ремонт эшләре башкарылган, җиһазлар яңартылган, лимонад, икмәк-булка пешерү цехлары да тулы көченә эшли. Идарә рәисе Илназ Зарипов сүзләренә караганда, халык Кукмара лимонадын аеруча яратып ала икән.

-Лимонад цехын ачып, эшләтеп җибәрүдә район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илһам Зарипов һәм озак еллар биредә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Зөлфия Миннегаяноваларның тырышлыгы зур булды. Хезмәткәрләр Раниф Камалиев белән Фәрит Сәфәровлар да җиһазларны чистарту, төзекләндерү һәм яңартуда күп эш башкардылар, - ди Илназ Зарипов. - Җәйге чорда 0,5 һәм 1,5 литрлы шешәләрдә лимонад җитештерү көнгә биш мең шешәгә кадәр җитә, көз-кыш айларында исә өч меңләп шешә татлы су ясала. Әлеге цехта эшләүче Гүзәлия Хөрәмшина, Фирая Гарипова, Нурия Фәйзрахмановаларның көнне төнгә ялгап хезмәт куюлары нәтиҗәсендә Кукмара лимонадын Яр Чаллы һәм Йошкар-Ола кебек зур шәһәрләрдә дә беләләр.

Лимонад ясау цехына кергәндә үзебезнең балачактагы, пыяла шешәләрдә сатыла торган "Тархун", "Дюшес", "Буратино"лар искә төште. Андый тәмле эчемлекләр хәзер бөтенләй юктыр ул, тәме булса да башкачадыр, дип уйлаган идем, ялгышканмын икән. Цехка аяк атлау белән борынга таныш лимонад исе бөркелде. Сироп пешерү бүлмәсеннән килә икән ул. Тәме соң, тәме...бер үзгәрмәгән, нәкъ безнең тел очында сакланып калган шикелле!

-Хәзер дә моннан ун-егерме ел элек ясалган рецептлардан файдаланабыз бит без. Барлык лимонадларның да төп составын шикәр комы һәм натураль катнашмалар тәшкил итә. Зарарлы бер консервант та кертелми, - дип каршы алды Гүзәлия Хөрәмшина.

Биредә эшләүче ханымнар соңгы вакытта күпләр яратып өлгергән "Лимонад моего детства" эчемлеген капларга тутыру белән мәшгуль иде.

-Хезмәтебез бер дә җиңелләрдән түгел. Халыкның элеккеге ышанычын кире кайтару өчен шактый тырышырга кирәк бит. Әмма продукциягә сорау булганда, сөенеп, күңел биреп эшлибез, - диләр алар. -Хәзер дә татлы эчемлекләр "Кыңгырау", "Дюшес", "Буратино" дигән исемнәр астында чыга. Соңгы вакытта "Лимонад моего детства" дигәне дә өстәлде әле. 0,5 һәм 1,5 литрлы пластмасса савыттагы әлеге эчемлекнең исеме җисеменә туры килә, шуңадыр ул үз ияләрен аеруча тиз таба.

Район кулланучылар җәмгыяте Яр Чаллы, Йошка-Ола шәһәрләре, Мамадыш, Вятка Аланы, Теләче, Саба, Питрәч, Зәй һәм Кукмара районы кибетләрендә лимонадларның берничә төрен тәкъдим итә. Балачагыгызга кайтасыгыз килә икән, Кукмара лимонадыннан авыз итегез, үкенмәссез!

Гөлия ФӘХРИЕВА:

-Мин тумышым белән Арча районыннан. Балачакта Сабантуй бәйрәме көнне ел саен сатуга лимонад алып килүләре хәтергә сеңеп калган. Су буе кадәр чират җыела, тәмле суны кеше саен ике шешә генә бирәләр иде. Хәзерге "Лимонад моего детства"дан да ул вакыттагы лимонадның тәме килә. Әлеге татлы эчемлекне авылга кайтканда туганнарга да бик еш алып кайтабыз, үзебез дә яратып кулланабыз.

Марат КОРБАНОВ:

-Элеккеге азык-төлек комбинаты янындагы ларекларда җәй буе стаканлап лимонад саталар иде. Ике тиенгә чират торып аласың да, шуны эчеп куйсаң, сусаганнарың басыла, хәл кереп китә. Үзе тәмле, үзе баллы иде ул. Хәзер андый тәмле лимонадка туры килгәнем юк, булса да бөтенләй башка төрле, безнең яшь вакыттагы шикелле түгел алар.

Лимонад - француз теленнән тәрҗемә иткәндә, салкынча эчемлек дигәнне аңлата. Әлеге эчемлек король Людовик I хакимлек иткән чорда барлыкка килә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, шәраблар ясаучы, кисмәкләрне ялгыш бутап, корольгә татлы су алып килә. Юлда ул үзенең ни дәрәҗәдә зур хата ясаганын аңлый һәм, хәзер барыбер якты дөнья белән хушлашачакмын инде, дип эчемлеккә газлы минераль су өсти. Людовик I татлы суны ошатып кына калмый, аның тәмен дә югары бәяли.

Россиягә исә лимонад ясау рецептын Петр I алып кайта. Аны газлы һәм газсыз итеп, төрле җиләк-җимешләр, башлыча лимон согы, шикәр комы, су кушып ясый торган булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk