Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күземә тутырып карауга, бөтен аруларым онытыла, ди ДЦП диагнозы куелган бала тәрбияләүче Зөлфия Гаврилова

Зөлфиягә карап сокландым да, кызгандым да үзен. Талчыбыктай нечкә, ябык кына гәүдәсенә никадәрле йөк салынган бит аның. Сабыр, көчле булуы, улы Русланга карата чиксез мәхәббәте дә хөрмәт уята. Гавриловлар гаиләсе яшәгән күпкатлы йортның бишенче катына менеп җиткәнче сулуым капты, аякларым хәлсезләнде. Баскычлардан күтәрелгәндә: "Зөлфия көнгә ике мәртәбә Русланны күтәреп һава...

Зөлфиягә карап сокландым да, кызгандым да үзен. Талчыбыктай нечкә, ябык кына гәүдәсенә никадәрле йөк салынган бит аның. Сабыр, көчле булуы, улы Русланга карата чиксез мәхәббәте дә хөрмәт уята.

Гавриловлар гаиләсе яшәгән күпкатлы йортның бишенче катына менеп җиткәнче сулуым капты, аякларым хәлсезләнде. Баскычлардан күтәрелгәндә: "Зөлфия көнгә ике мәртәбә Русланны күтәреп һава суларга алып чыга, диләр. Ничек булдыра ала икән ул?!" - дигән сорау берничә тапкыр уемнан йөгереп үтте.

-Ияләнгән бит инде без, - дип елмаеп каршы алды ул.- Кайвакытта улымны аркама атландырып алып төшәм-менәм, я үзе дә атлагандай итә ул баскычларны.

... Авырлы вакытта җиңел күтәрә ул Русланын. Тиешле тикшеренүләрне дә вакытында үтә, анализлары да яхшы була. Әле тудырганнан соң баланы Казанга алып китүләрен, табибларның улың авыр туды, дигән сүзләрен дә начарга юрамый. Әмма тора-бара Русланның үз яшенә караганда соңрак җитлегүе күзгә күренә башлый, балага ике яшь тулганда табибларның ДЦП диагнозы куюлары исә Гавриловлар гаиләсенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә.

-Нәрсәдер булыр дип уйлаган идем инде, әмма моның кадәр үк авыр диагноз куярлар дип башыма да килмәде. Яшьтәшләреннән берникадәр калышуы гынадыр дидек, - ди Зөлфия. - Остеопатка да йөрдек, әмма Казанга гел барып булмый бит. Руслан, кашык тотып, үзе ашый алмый. Күбрәк сыек ризык бирергә тырышам. Әйткән бар сүземне аңлый, ишетә ул, тик сөйләшә генә алмый. Көн дәвамында идәнгә дә куям, шунда әйләнгәләп ята. Үзенең бик атлап китәсе килә дә бит, гәүдәсен тота алмый. Урамда бала-чага тавышы ишетелә башласа, тәрәзә янына талпына, урамга чыгабыз, ди. Ишегалдындагы балаларның уйнаганнарын карарга, машиналарны күзәтергә, китаплар күрсәткәнне ярата. Бүген безгә бер апа килә дигәч, сине и-и көтте инде. Гомумән, өйгә кеше кергәнен ярата. Олы кызыбыз - Казанда укучы Илзия апасын көтеп ала. Кыш бабай булып киенеп килгән волонтерларны күргәч тә бик сөенгән иде.

Зөлфия белән сөйләшкәндә күземне Русланнан ала алмадым. Бигрәк сөйкемле бала, кулымны тотарга, үзенчә нәрсәдер аңлатырга, сөйләргә тырыша, әмма булдыра гына алмый шул әле. Елга ике тапкыр "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә дәвалану курслары узалар икән. Аның да файдасын күрәләр. Төрле Хәйрия фондларыннан утырып тору өчен махсус өстәл, умыртка баганасын төз тотарга ярдәм итә торган вертикализатор да кайткан. "Көн саен Русланга берәр сәгать массаж ясарга, вертикализаторга бастырып куярга тырышам. Кибеткә азык-төлеккә чыгып кергәндә өлкән яшьтәге әнием килеп, Русланны карап тора. Зур рәхмәт инде аңа", - ди Зөлфия.

Бу гаиләгә моннан ике ел элек тагын бер сынау килә. Гаилә хуҗасы Вячеслав 40 яшендә инсульт кичерә. Бүгенге көндә ул - беренче төркем инвалид. Үз аягында йөреп торса да, гәүдәсенең бер ягы авыр хәрәкәтләнә. Шуңа күрә өй эшләреннән тыш, Русланны урындык, караватларга күтәрү-төшерү, юындыру, киендерү, урамга саф һавага алып чыгу кебек эшләр барысы да хәзер Зөлфия җилкәсендә.

Авырсынмый ул. Ник уфтанып берәр сүз әйтсен! Әнисенең Русланны яратуы бар хәрәкәтендә, күз карашында да күренә. "Күземә тутырып карауга, бөтен аруларым онытыла, мин үземне бер дә кызганмыйм, аны кызганам",- ди ул үзе дә.

Зөлфиянең саубуллашканда әйткән сүзләре күпләр өчен уйланырга нигез булыр дип уйлыйм. "Кайвакытта телевизордан әниләре ташлаган балаларны күрсәтәләр. Вячеслав белән шуларны карап, бар ягы сау-сәламәт булган сабыйларны ничек шулай калдырып китәргә була, нинди йөрәк кирәк моңа, дип нәфрәтләнәбез. Балаларыннан зарланган, артыгын ачуланып ташлаган әниләргә: "Бар җирегез килгән, шөкер, - дип әйтегез", - диясем килә. Мин үзем тормышымны улымнан башка күз алдына да китерә алмыйм. Күршеләргә генә кереп чыкканда да, янымда ул булмаса, нәрсәдер җитмәгән шикелле. Кулларымда улым булганда гына тынычлап ашый, эчә алам.

Хәзергә Зөлфия Русланны урамга, үзе әйтмешли, җиңел генә күтәреп алып чыга алса да, тора-бара ничек бишенче катка кадәр менеп-төшеп йөрерләр алар?! Баскычларда пандуслар да куелмаган. Найм буенча алынган фатир булганлыктан, алар аны алыштыра да, сата да алмыйлар. Гавриловлар гаиләсе кебек авыр хәлдә калганнарга ник аерым кагыйдәләр каралмаган икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk