Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызык-мызык (редакция мәзәкләре)

Редакциягә елмаеп, шат йөзле ир керде. Бәет алып килгән. -Хатыны вафат булган, мөгаен,- дип үзенчә нәтиҗә ясады бер хезмәткәребез. *** Хемәттәшебез Гөлия Мисырга барырга җыенды. Хатын-кызлар аңа битне-тәнне тәрбияләү чаралары алып кайтырга куштылар. Кемдер Әмерикә акчасы бирде. -Телевизордан гына күрербез инде хәзер сине, тиз генә кайта алмассың,- дип моңсуланып әйтеп...

Редакциягә елмаеп, шат йөзле ир керде. Бәет алып килгән.

-Хатыны вафат булган, мөгаен,- дип үзенчә нәтиҗә ясады бер хезмәткәребез.

***

Хемәттәшебез Гөлия Мисырга барырга җыенды. Хатын-кызлар аңа битне-тәнне тәрбияләү чаралары алып кайтырга куштылар. Кемдер Әмерикә акчасы бирде.

-Телевизордан гына күрербез инде хәзер сине, тиз генә кайта алмассың,- дип моңсуланып әйтеп куйды Светабыз.

-Ничек инде?

-Доллары ялган булып тотылсаң...

***

-Үзгәргәнсең, Гөлҗофар апа, тиз генә танымадым,- диде редакциядә практика үткән бер кыз.

-Кайгы-хәсрәтләр үзгәртә инде кешене,- мин әйтәм.

-Шуның белән кызыклы да инде ул тормыш,- дип үзенчә нәтиҗә ясады ул.

Мәзәкләрне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА туплады.

фото: http://www.kremenchug.ua/page/1603/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk