“Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүчеләр киез итек комбинатында экскурсиядә булды (+Фото)
Шушы көннәрдә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара киез итек комбинатыда экскурсиядә булып кайттык. Анда безне көләч йөз белән Кисиль Ирина Юрьевна каршы алды. 40 минутка сузылган әлеге экскурсия бездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды. Ирина Юрьевна итекнең ничек итеп әзерләнүе турында барысын да балаларга...
Шушы көннәрдә "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара киез итек комбинатыда экскурсиядә булып кайттык. Анда безне көләч йөз белән Кисиль Ирина Юрьевна каршы алды. 40 минутка сузылган әлеге экскурсия бездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.
Ирина Юрьевна итекнең ничек итеп әзерләнүе турында барысын да балаларга аңлаешлы итеп сөйләде. Салкын кышларда безне җылытучы әлеге итекләр андагы эшчеләрнең күңел җылысы белән башкарылган зур хезмәт җимеше икән бит! Цехларда йөргәндә һәр эшнең ничек башкарылуы, станокларның эшләү тәртибе турында белдек. Комбинатта хезмәт билгеле тәртипкә салынган, эшчәнлек өчен уңайлыклар тудырылган, кул хезмәте мөмкин кадәр механикалаштырылган. Фабрикада җитештерелгән чигүле, мех белән бизәлгән итекләрнең төрледән-төрле булуларын күреп, таң калдык. Ирина Юрьевна безгә, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга, үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.
Шамил Михәйдәр улы Әхмәтшин җитәкчелегендәге киез итек-киез комбинаты коллективы тагын да югары үрләр яулар, дип ышанабыз. Без аларның башкарган хезмәт җимешләре белән горурланабыз.
"Кукмара" дигән даныбыз
Еракларга таралсын
Эш сөючән, тырыш халык
Хезмәт белән дан алсын.
Итекчеләр икән диләр,
"Кукмарадан" диюгә
Ни җитә соң, салкыннарда
Киез итек киюгә.
Күрше Арча төбәгенең
Дан тотса читекләре
Чит илләрдә шөһрәт яулый
Кукмара итекләре!
Степанова Райхана Сахабовна, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев