Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Купкаларча “Башваткыч”

Район һәм авыл китапханәчеләре мавыктыргыч, кызыклы тамашаларны бик еш үткәрәләр. Әле шушы көннәрдә генә Купка авылы мәдәният йортында да әнә шундый чараларның берсен күреп кайттык. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмый Рәхилә апабыз! "Яңа гасыр" каналыннан баручы "Башваткыч" уенын клуб кысаларына күчерде ул. "Беләге юан - берне...

Район һәм авыл китапханәчеләре мавыктыргыч, кызыклы тамашаларны бик еш үткәрәләр. Әле шушы көннәрдә генә Купка авылы мәдәният йортында да әнә шундый чараларның берсен күреп кайттык. Укучыларны китапханәгә җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмый Рәхилә апабыз! "Яңа гасыр" каналыннан баручы "Башваткыч" уенын клуб кысаларына күчерде ул. "Беләге юан - берне егар, белеме булган - меңне егар" дип исемләнгән "Башваткыч" уены мәктәп укучыларын, авыл халкын, китапханәчеләрне серле табышмак дөньясына алып керде.

Залда сихри тынлык. Укытучы Чулпан Гасыймова сигезенче сыйныфтан өч пар катнашучыны, тамашачыларны уенга чакыра. Россиядә кино елы булуны истә тотып, сораулар күбрәк кино, китап, әдәбият темасына багышланган иде. Катнашучы парлар берсен-берсе уздырып, тизрәк җавап бирергә ашыкты. Нәтиҗәләр чыгарган арада тамашачы бик теләп "Кукмара кышы - 2015" татар җыры фестиваль-конкурсының лауреаты Рамил Фәләховның, Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимованың җырларын, Купка авылында агачтан җиһазлар ясау остасы Сәлим Сәлахов һәм Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанованың гармун моңнарын, Зөлфия Шакированың "Рәнҗетмәгез әнкәйләрне" исемле шигырен тыңлап, биюче кызларның чыгышларын тамаша кылды.

Бик күпләрнең: "Китапханәгә кем йөрсен инде, китапларны интернет битендә дә укырга була бит?" - дигән сүзләре күңелгә тисә дә, Рәхилә апа кебек китапханәчеләребез аның киресен раслый. Ни өчен дигәндә, Купка авылы китапханәсенең даими укучылары бар, алар фондка кайткан һәр яңа китап белән танышып калырга ашыга, матур әдәбиятны яратып укый.

Әлеге уен-тамашада Рәхилә апа китапханәнең иң актив укучыларын да читтә калдырмады. Үзәк китапханәнең өлкән методисты Рушания Измайлова "Иң күп китап укучы" номинациясендә ике укучы - Илсинә һәм Илсаф Фәйзрахмановларны, "Җәйге каникул чорында иң күп китап укучы" буларак Рәмзил Закировны тәбрикләсә, өлкәннәр арасында "Иң күп тарихи китап укучы" булып Сәлим Сәлахов табылды. "Иң күп әдәби китап һәм газета-журналлар укучы" номинациясендә Зөлфия Шакирова һәм Сания Ибраһимоваларга тиңнәр юк иде.

Ике сәгатькә якын барган тамашаның дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте. Соңгы тур нәтиҗәләреннән күренгәнчә, иң күп балл җыйган җиңүчеләр - ике пар. Өстәмә сорау ярдәмендә Дилә белән Руслан парының, "Башваткыч" уенының "супер" уенчылары булып танылуы ачыкланды. Гадәттә, әлеге тапшыруның җиңүчеләренә машина тәкъдим итәләр, ә Рәхилә апа бу эштә дә югалып калмаган - мотоцикллар әзерләгән иде. Ул көнне бар халык уңай кәеф белән өйләренә таралышты.

Илзия ХАРИСОВА, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев