Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның “Йолдызлык” балалар бакчасында Муса Җәлилне искә алдылар

Герой шәхес, атаклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан поселокның "Йолдызлык" балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән "Муса Җәлил - халкым улы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. "Акбаем" дигән җыр белән башланып киткән бәйрәмдә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштык, патриот шагыйрьнең иҗатын искә алдык....

Герой шәхес, атаклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан поселокның "Йолдызлык" балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән "Муса Җәлил - халкым улы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. "Акбаем" дигән җыр белән башланып киткән бәйрәмдә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштык, патриот шагыйрьнең иҗатын искә алдык. Балалар кечкенә Мусаның мәктәпкә бару күренешен сәхнәләштерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кызларыбыз "Кызыл ромашка" шигыренең эчтәлеген чагылдырган бию башкардылар. Кичәбезне җырлап-биеп кенә түгел, ә уйнап та җанландырдык. "Түбәтәй", "Бакчачы" уеннары аеруча кызыклы булды. Бәйрәмебезгә Мамадыш районыннан да кунаклар килгән иде. Алар да кичәне бик ошаттылар, балаларыбызның кызыксынучан, тәрбияле булуларын билгеләп үттеләр.

Ралинә ХИСМӘТОВА, Ләйлә РАХМАТУЛЛИНА, татар теле тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев