Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Ворошилов урамы ишегалдында заманча “Кызыл калфак” әкиятен карады

Бу көнне әбиләр дә, бәбиләр дә бер дулкында тирбәлделәр, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, "Кызыл калфак" әкиятен карадылар. Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалды быел бигрәк матур. Кайчандыр әрекмәннәр үсеп, ташландык хәлгә әверелә башлаган урында быел затлы балалар мәйданчыгы "үсеп чыкты", зурларның да мәнфәгатьләре кайгыртылды - кер эләр өчен нык баулар суздылар,...

Бу көнне әбиләр дә, бәбиләр дә бер дулкында тирбәлделәр, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, "Кызыл калфак" әкиятен карадылар.

Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалды быел бигрәк матур. Кайчандыр әрекмәннәр үсеп, ташландык хәлгә әверелә башлаган урында быел затлы балалар мәйданчыгы "үсеп чыкты", зурларның да мәнфәгатьләре кайгыртылды - кер эләр өчен нык баулар суздылар, утырып ял итим дисәң, эскәмияләр куелды... бар да бар, бар да төзек. Йорт өчен җаваплы Гөлчәчәк Салихова әрсез әрекмәннәрнең дә "башын идерде", хәзер ишегалды хәтфә үлән белән капланган. Бу әле тышкы матурлык кына, ә бар җанлылык балаларның шат тавышларында, чыр-чуында чагыла. Кичке якта мәйданчыкка унөч-унбиш бала җыела, тагын күрше йортлардан да киләләр.

Сүзем "Кызыл калфак" турында иде бит әле. Ни арада тигез җирдә куаклар үсеп чыккан... Әнә, бер әни коймак пешерә, ә кечкенә кыз өй җыештырып йөри. Менә әбигә күчтәнәч илтер вакыт та җитте, тик Кызыл калфакның җәяү йөрисе килми, әнисеннән машина ачкычы сорый... Бу без белгән герой түгел, заманча киенгән, сөйләшүе дә башка төрле, хәттә калфагы да яңача.

Заманча үзгәртелгән әкият тамашачыларның игътибарын бөтереп кенә алды. Тормыш мәшәкатьләренә карамастан, яшәү шундый матур һәм күңелле икән бит. Яшь артистлар моны бик аңлаешлы итеп күрсәтә алды. Әдилә Шәмсетдинова, Казан кунагы Лилия Мостафина, Юлия, Диана Газизуллина - һәммәсе дә тамашачыларның җылы алкышларына лаек булды. Әкиятне сәхнәләштереп, балаларны әзерләгән Гөлшат Шәмсетдинованың да хезмәтен югары бәяләми мөмкин түгел. Ә шушы йортта яшәүче әби-апалар баларны татлы чәй белән сыйладылар.

Халидә ШАКИРОВА, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=762.TOYYPsSGrPV14B1Jm_Xf0blXJQY-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk