Кукмаралылар “Башваткыч”та катнашып кайтты
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны"). Моңарчы телевизордан гына карап күргән "Башваткыч" тапшыруына безнең металл савыт-сабалар заводы хезмәткәрләренә дә барырга насыйп булды. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз: Лидия Хәсәнова, Гөлүсә Шаһабиева, Эльза Ивановалар Казанга киткәндә аларны завод ишегалдыннан җитәкчеләребез, изге юллар теләп, озатып калдылар. Шул арада ашханә мөдире Рәсимә Хантимирова да, юлда тамак...
(Кукмара, 7 сентябрь, "Хезмәт даны"). Моңарчы телевизордан гына карап күргән "Башваткыч" тапшыруына безнең металл савыт-сабалар заводы хезмәткәрләренә дә барырга насыйп булды. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз: Лидия Хәсәнова, Гөлүсә Шаһабиева, Эльза Ивановалар Казанга киткәндә аларны завод ишегалдыннан җитәкчеләребез, изге юллар теләп, озатып калдылар. Шул арада ашханә мөдире Рәсимә Хантимирова да, юлда тамак ялгап алырсыз дип, ит бәлеше күтәреп чыкты. Тәҗрибәле шоферыбыз Ришат Рәхмәтуллин хәвеф-хәтәрсез безне вакытында студиягә алып барып җиткерде. Зәңгәр экраннардан караганда барысы да җайлы гына тоелса да, камералар каршында сорауларга җавап бирүе бер дә җиңел түгел икән. Катнашучы кызларыбыз бераз дулкынлансалар да, уенда сынатмадылар - сорауларга җавапларны тиз таптылар. Уен соңында алар "Башваткыч" тапшыруыннан истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Иң күп очко җыйган Эльза Иванова супер уенда көчен сынады. Тик соравы безнең Эльзага бирешмәде, бүләкне Казанда калдырырга туры килде. Иң мөһиме - җиңү түгел, ә уенда катнашу. Бу тапшыруны, әйтүләре буенча, зәңгәр экраннарда, 11 сентябрьдә күреп булачак.
Без кайтыр юлга кузгалдык. Резеда Нургали кызы балаларын кайгырткан әни шикелле хәлләребезне белешеп торды. Шундый җитәкчеләр кул астында эшләвебез белән без бәхетле.
Җанатарлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев