Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Марина Иванованың кулларыннан гөл тама

Һәр кешегә матурлыкка омтылу хас. Мин дә әбиләремнең чигелгән сөлгеләрен, мендәр өслекләрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Өйгә үзгә бер ямь биреп торалар иде аларның кул эшләнмәләре. Кукмарада да алтын куллылар шактый. Һәрчак ачык йөзле, ягымлы ханым Марина Иванованы гына алыйк. Кукмара өченче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ижевск шәһәрендә психолог белеме ала...

Һәр кешегә матурлыкка омтылу хас. Мин дә әбиләремнең чигелгән сөлгеләрен, мендәр өслекләрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Өйгә үзгә бер ямь биреп торалар иде аларның кул эшләнмәләре.

Кукмарада да алтын куллылар шактый. Һәрчак ачык йөзле, ягымлы ханым Марина Иванованы гына алыйк. Кукмара өченче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ижевск шәһәрендә психолог белеме ала ул. Гаилә корып, улы балалар бакчасына йөри башлагач, "Чулпан" бакчасы тәрбиячеләренең төп булышчысына әйләнә Марина: уеннар өчен генә түгел, укыту-тәрбия дәресләре өчен дә уенчыклар бәйли.

Марина бәйли дә, оста итеп чигә дә. Аның һәр кул эшендә эчке дөньясының киң һәм матур булуы чагылыш таба.

-Татар халкы элек-электән кул эшләренә маһир булган. Хатын-кызлар балачактан ук тегү-чигү белән мавыкканнар. Берсеннән-берсе купшы бизәкләр белән чигелгән туй бүләкләре, бирнәләрдән күзләр камашкан! Мин исә чигәргә һәм бәйләргә мәктәптә укыганда өйрәндем, хәзер дә ул эшләрне яратып башкарам, - ди Марина. - Беренче карашка әлеге хезмәт бик җиңел сыман тоелса да, бик күп көч, вакыт һәм сабырлык сорый.

Әңгәмәдәшем үзен күптөрле кул эшләрендә сыный. Апасының туган көненә үзенчәлекле бүләк әзерлисе килгәч, Интернет челтәрендә тәкъдим ителгән эшләнмәләрне барлый һәм конфеттан ясалган чәчәк бәйләменә туктала ул. Мондый бүләк, әлбәттә, иң үзенчәлеклесе була.

Үзенә шөгыль табам, дигәннәргә ниләр генә тәкъдим ителми хәзер: бәйләү, чигү алымнары, сабын кайнату дисеңме... Марина белән очрашып сөйләшкәннән соң, мин дә үземне берәр кул эшендә сынап карарга булдым. Бик озаклап сайланганнан соң, топиарийда тукталдым. Бу исә кул астында булган төсле кәгазьләр, тасма, сәйлән, каһвә орлыкларыннан һәм башкалардан сәнгать үрнәге тудыру. Аны хәтта тимер акчалар файдаланып та ясарга мөмкин икән. Әлеге шөгыль миндә кызыксыну уятты, башымда яңадан-яңа идеялар туды.

-Хәзер кул эшләнмәләре ясыйм, диючеләргә кибетләрдә күңелең ни тели, шул бар. Төрле журналлардан, Интернет челтәреннән дә берсеннән-берсе бай идеялар алырга мөмкин. Иң мөһиме - теләк, - ди Марина. - Дөнья матур, ә без аны тагын да бизәүчеләр!

Эльвира МИННӘХМӘТОВА

фото: http://searchmasterclass.net/vyshivka-krestikom/367943-vyshivka-krestom-vyshitye-salfetki-i-sashe.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk