Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада китап укыйлармы?

Җәй үтеп китә инде кызымның бер китап та тотып та караганы юк, дип сөйләнә танышым. Җәйге матур көннәрне китап укып үткәрәсе килми шул... Әмма укытучылар кушкан өй эшен дә башкармыйча ярамый. Билгеле, монысы мәҗбүри эш, ә алга киткән, һәр тармакта үсеш кичергән Кукмарада рухи азык туплауга ничек карыйлар икән, укучылар...

Җәй үтеп китә инде кызымның бер китап та тотып та караганы юк, дип сөйләнә танышым. Җәйге матур көннәрне китап укып үткәрәсе килми шул... Әмма укытучылар кушкан өй эшен дә башкармыйча ярамый. Билгеле, монысы мәҗбүри эш, ә алга киткән, һәр тармакта үсеш кичергән Кукмарада рухи азык туплауга ничек карыйлар икән, укучылар гына түгел, өлкән буын матур әдәбият укыймы? Гомумән, татар китабына ихтыяҗ бармы, шул турыда кызыксындык.
Ишекләребез һәрвакыт ачык
Китап дигәч, иң элек рәт-рәт тезелгән киштәләре белән китапханә күз алдына килә. Кинофильмнарда сурәтләнгәнчә серле дә, сихри дә кебек бу урын. Әйтерсең, иң могҗизалы, кеше ышанмастай хәлләр биредә булырга мөмкин. Менә китап битләре ачылып китәр дә андагы геройлар идәнгә сикереп төшәр кебек...
Тормыш кайнап торган, һәркем, кирәксә, үзенә мең төрле шөгыль таба алган заманда китап укырга яратучылар сирәктер дип уйлаган идем.
-Китапханәгә төрле яшьтәге кешеләр йөри, җәйге ял вакытында студентлар күп килә - һәркемгә ишекләребез ачык. Китапханә фонды бай, яңа китаплар белән гел тулыланып тора. Легендар шагыйрьләр, прозаикларның әсәрләре үзләренең кыйммәтен югалтмыйлар. Алар яңадан кайтартылып китапханә киштәләрендә үз урыннарын алалар. Укучыларыбыз да элеккеге язучыларның әсәрләрен кабат-кабат укыйлар. Шулай ук яңа авторларның иҗатлары белән дә кызыксыналар. Әйтик, Зифа Кадырова күпләрнең күңел түрендә урын алды, Гөлчәчәк Галиева, Нәбирә Гыйматдинова, Вакыйф Нуруллин, Фоат Садриев әсәрләренә сорау зур. Райондаш язучыларның иҗаты да читтә калмый, - ди район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина.
Бу сүзләрдән соң үземнең дә студент еллар искә төште. Кирәкле китапларны таба алмыйча, бер-беребездән алып торып, чиратлашып укыган вакытлар хәтердә яңарды.
Китапханәнең төп кунаклары - мәктәп укучылары...

Мәкаләнең дәвамын газетаның 1 август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk