Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада кайберәүләр капка алдындагы карын машина юлына чыгарып түгә

Ник кар юк икән, дип борчылган идек, соңгы вакытта явып рәхәтләндерә генә. Көрәп кенә өлгер. Көн яктыруга, көрәк тотып оешма -учреждение каршыларын, йорт тирәләрен кичтән, төнлә яуган кардан чистарта башлаучылар күренә башлый. Җыештыру кирәкле гамәл үзе, әмма райондашларыбыз арасында капка алдындагы карын машина юлына чыгарып түгүчеләр дә шактый. Шундыйларны тагын...

Ник кар юк икән, дип борчылган идек, соңгы вакытта явып рәхәтләндерә генә. Көрәп кенә өлгер. Көн яктыруга, көрәк тотып оешма -учреждение каршыларын, йорт тирәләрен кичтән, төнлә яуган кардан чистарта башлаучылар күренә башлый.

Җыештыру кирәкле гамәл үзе, әмма райондашларыбыз арасында капка алдындагы карын машина юлына чыгарып түгүчеләр дә шактый. Шундыйларны тагын бер кат барлыйк әле, дип газетаны басмага әзерләр алдыннан тиз генә Кукмара буйлап сәяхәт итеп кайттык. Ерак барасы да булмады, Ленин урамында ук юлга кар түгүчеләр белән очраштык.

-Без бит грейдерның юлдан кырдырып, безнең капка каршысына салып киткән карны гына чыгарабыз, - дип акландылар алар. Ә ник бакчагызга түкмисез, дип сорашкач, "Ишегалдындагысын анда бушатабыз,"-диделәр. Планетарная, Чернышевский урамында үз йортлары белән яшәүче кайбер хуҗалар да кичтән яуган карны юлга атып кына кереп киткәннәр, ә шулар янәшәсендә үк капка төпләренә ике яклап зур таучыклар өеп, юлга бер көрәк тә кар чыгармаучыларны да күрергә була иде. Яр буе урамындагы йортта яшәүче ике ир-егет тә юлга берничә арба кар бушатырга өлгергән.

-Үз йортлары белән яшәүчеләр генә түгел, күп кенә сәүдә йортлары хуҗалары да тирә-юньдәге карларны биналары тирәсенә өеп куя, - ди поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин.-Әлбәттә, бу тиешле законны бозу дип санала. Хезмәткәрләребез поселокны бер кат йөреп чыгып, бу урыннарны фоторәсемгә төшерде. Кибет хуҗаларына карата беркетмә төзелеп, алар админстратив штрафка тартылачаклар.

Эшкә барганда-кайтканда шуңа игътибар итәм: Зур Кукмараның Ленин, Мәктәп урамнарында яшәүчеләрнең кайберләре дә машина юлына капка төбендәге карны чыгарып түгә. Бу бер яктан юл хәрәкәте өчен куркыныч тудырса (шофер машина белән идарә итүне югалтырга мөмкин), икенче яктан тракторчыларның күпме хезмәтләре юкка чыга. Әйдәгез, бер-беребезнең хезмәтенә игътибарлы булыйк әле.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk