Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада халыкның массакүләм җыелу объектлары тикшерелә

Бүгенге көнгә кадәр районда җиде янгын чыгу очрагы теркәлде. Китерелгән зыян 229345 сум тәшкил итә. Янгыннарның дүртесе - торак секторда, ә өчесе авыл хуҗалыгы объктларында (сакчы будкасы, өеп куелган саламнар янды) булды. Нормабаш, Чарлы, Байлангар, Ядегәрдә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу, Балыклыда мичтән дөрес файдаланмау,...

Бүгенге көнгә кадәр районда җиде янгын чыгу очрагы теркәлде. Китерелгән зыян 229345 сум тәшкил итә. Янгыннарның дүртесе - торак секторда, ә өчесе авыл хуҗалыгы объктларында (сакчы будкасы, өеп куелган саламнар янды) булды.

Нормабаш, Чарлы, Байлангар, Ядегәрдә янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу, Балыклыда мичтән дөрес файдаланмау, Олыязда балалар шуклыгы, Байлангарда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә тәмәке белән саксыз эш итү тора. Әгәр авылдашлары уяулык күрсәтмәгән булса, Байлангардагы әлеге очрак аяныч, кеше үлеме белән тәмамланган булыр иде.

Соңгы вакытта республиканың зур сәүдә үзәкләрендә, базарларда янгыннар чыгу очраклары ешайды. Сәбәпләре исә электр җиһазларындагы кыска вакытлы ялганыш, газ приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут төртү. Бәхетсезлек очракларында күпме кешенең гомере өзелде, зур күләмдәге матди зыян килде, корылмалар янып көлгә әйләнде.

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә хәзер аеруча зур игътибар бирелә. Әмма кайбер намуссыз эшмәкәрләр хәтта үзләренең бизнес планнарына объектның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен финанс чараларын бөтенләй кертмиләр.

Районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре прокуратура вәкилләре белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә халыкның массакүләм җыелу объектларын тикшерәләр. Бүгенге көнгә кадәр "Ратмир", "Пассаж", "Радуга", "Универмаг", "Квартал", "Седой граф" бильярд клубы, "Магнолия", "Ред", "Эссен"да тикшерүләр уздырылды, тагын 12 объект калды.

Тикшерү вакытында тиешле таләпләрне бозуның түбәндәге очраклары ачыкланды:

-эвакуацион чыгу юлларының норматив таләпләренә туры килмәве яисә бөтенләй булмавы;

-объектларның тиешенчә һәм норматив таләпләргә туры килә торган беренчел янгын сүндерү объектлары белән тәэмин ителмәве;

-автомат рәвештә янгын сүндерү системасы булмау;

-электр щитлары янында янучан материаллар саклау;

-сәүдә рәтләрендә эвакуацион коридорларның тарайтылуы;

-суыткыч һәм башка җиһазларны электр белән тәэмин итү өчен удлинительләр куллану;

-электр җиһазларына планлы-кисәтү ремонт эшләре үзвакытында яисә бөтенләй уздырылмау;

-складларда штепсельле розеткалар файдалану;

-янгын-техника минимумы программасы буенча үзвакытында укытылмау;

-янгын һәм башка төр гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ярты елга бер тапкыр халыкны эвакуацияләү буенча күнекмәләр үткәрелмәү;

-арендага бирүче һәм арендага алучылар арасында янгын куркынычсызлыгы торышы өчен җаваплы кешеләрне, кемнәргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген төгәл күрсәтелгән килешүләр булмау;

-50 кешегә бер данә хисабыннан яктырткыч фонарьләр булмау.

Тиешле таләпләр үтәлмәгән объектларның җитәкчеләре 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штрафка тартылдылар.

Фәнил СӘГЫЙТОВ, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең баш инспекторы

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев