Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада бер ир-ат мошенниклар тозагына эләккән

Соңгы елларда алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәйде. Кәрәзле телефоннарга төрле отышлар турындагы СМС-хәбәрләр җибәрү, туганнарың һәм якыннарың бәхетсезлек очрагына тарыды, дип шалтыратып акча сорау, элемтә операторының техник ярдәм күрсәтү хезмәткәре буларак, "түләүле код" тәкъдим итү һәм аның өчен акча күчерү мөһимлеген аңлату, күрәзәлек итү, өлкәннәргә очсыз бәягә ялган...

Соңгы елларда алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр аеруча күбәйде. Кәрәзле телефоннарга төрле отышлар турындагы СМС-хәбәрләр җибәрү, туганнарың һәм якыннарың бәхетсезлек очрагына тарыды, дип шалтыратып акча сорау, элемтә операторының техник ярдәм күрсәтү хезмәткәре буларак, "түләүле код" тәкъдим итү һәм аның өчен акча күчерү мөһимлеген аңлату, күрәзәлек итү, өлкәннәргә очсыз бәягә ялган медицина препаратлары сату дисеңме?! Әйе, үз тозакларына эләктерү өчен мошенниклар ниләр генә эшләми шул...

Агымдагы елның 10 мартында Казанда яшәүче 67 яшьлек пенсионер ханымның өй телефоны шалтырый. Билгесез зат өлкән кешегә улының зур суммада әҗәте барлыгын хәбәр итә. Куркуга калган ханым, улы белән элемтәгә кереп тормыйча гына, түләү терминалы аша күрсәтелгән абонент номерына биш мең сум акча күчерә. Шулай ук 79 яшьлек әби дә мошенниклар тозагына эләгә. Урамда вакытта аның янына берәү килә дә, әбидә бозым булуын, гаиләне киләчәктә бәхетсезлек көтүен әйтә. Бозымнан котылу өчен, әлбәттә, өйдәге барлык акчаларны да аңа биреп, махсус йола башкарырга кирәк. Тәмам борчуга төшкән пенсионер әлеге хатынны өенә алып кайта, аңа 25 мең сум акча бирә. Мошенник хатын-кыз "чистартылган" акчаларны аулаграк урынга куярга куша. Берникадәр вакыттан соң, пенсионер акчаларын алып карарга уйлый, әмма кәгазь кисәкләренә тап була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кукмарада да гыйнвар аенда алдау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булу очрагы теркәлде. Ир-егет Интернет челтәрендәге сайтларның берсенә пресс сату турындагы игълан "элә". Моңа 1-2 сәгатьтән шалтыраталар. Үзен оешма җитәкчесе дип таныштырган ир кеше ашыгыч рәвештә пресс кирәк булуын һәм теләсә нинди бәягә сатып алырга әзер икәнен, акчаны банк картасы ярдәмендә генә күчерә алачакларын хәбәр итә. Әлеге ир-егет, үзенең банк картасы булмаганлыктан, апасының кәрәзле телефон номерын бирә. Мошенниклар күрсәтелгән номерга шалтыратып, банк карточкасының икенче ягындагы номерны әйтеп яздыруын сорыйлар. Берникадәр вакыттан соң, банк картасыннан 14 мең сум акчаның юкка чыгуы билгеле була.

Банк карталары белән аеруча сак булырга кирәк. Карточканы беркайчан да кешегә бирергә, кодын әйтергә ярамый. Терминаллардан акча алганда да сак һәм игътибарлы булу мөһим. Телефоннардан таныш түгел кешеләргә шәхси мәгълүматларыңны бирмәү, нинди генә хәбәр алынса да, иң элек аның дөреслеген ачыклау, чит-ятларны өйләргә алып кермәү сорала. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булган очракта кичекмәстән 02, 2-70-80 номерлары аша полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbEh1Y3hmd0YtVVBsTEtHd2ZLMDN5S3RqdEdfOXItR0l0UzlJZ1VlalRHWkU4Z29qdnZ4a0VmcXprRG9fRzJQSDhOMTk4VGtoR2NubFJvREdqeGpjSTdMaFpSMjlfR1lwZkw5eDNjdldnUVk&b64e=2&sign=9e76b6f273e267f751832cae7d526fb8&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk