Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында туберкулез авырулы 23 кеше исәптә тора

Кукмара районында туберкулез авырулы 23 кеше исәптә тора, шуның 18ендә - бу чирнең ачык формасы. Үткән 2015 елда мондый 8 авыру ачыкланган, 5се ачык форма белән авырый. Бу куркыныч чирнең чыганагы - "Кох таякчыклары" дигән микобактерияләр. Алар авыру кешедән һава юлы белән, ягъни сөйләшү, төчкерү яки йөткерү вакытында, шулай ук...

Кукмара районында туберкулез авырулы 23 кеше исәптә тора, шуның 18ендә - бу чирнең ачык формасы. Үткән 2015 елда мондый 8 авыру ачыкланган, 5се ачык форма белән авырый. Бу куркыныч чирнең чыганагы - "Кох таякчыклары" дигән микобактерияләр. Алар авыру кешедән һава юлы белән, ягъни сөйләшү, төчкерү яки йөткерү вакытында, шулай ук авыру кулланган предметлар аша йога. Шуңа күрә туберкулезлы авыруларга һәм аның тирәсендәге кешеләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Туберкулез башта гадәти салкын тидерү, үпкә ялкынсынуы кебек үтә, үзен сиздермәскә дә мөмкин. Бу инфекция барлык әгъзаларны, организмның системаларын зарарлый. Тиешле дәвалау булмаганда өч кешенең икесе үлемгә дучар була. Туберкулез белән авыру очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле. Шулай ук начар эш һәм көнкүреш шартлары, эчүчелек, наркоманлык, ВИЧ-инфекция, кайбер чирләр сәбәп була ала.

Туберкулезны кисәтү өчен бәби табу йортында барлык сабыйларга да прививка ясала. Бала 6-7 яшенә җиткәч, прививка кабатлана.

Бу чирдән саклану өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, яман гадәтләрдән баш тарту кирәк. Шулай ук даими рәвештә флюорографик тикшерү үтү туберкулезны иртә стадиясендә ачыкларга һәм дәваларга ярдәм итәчәк. Сүз уңаеннан: узган елда районда 27999 кеше шушындый тикшерү үткән.

Зөлфия ЗАКИРОВА, "Татарстандагы гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Саба, Кукмара, Мамадыш районнары буенча филиалы табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев