Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күппрофильле лицей укучылары әниләре турында яза

Әнием Казанга эшкә киткәч, мин аны бик нык сагынам. Кайтуын өзелеп көтәм. Әни кайтса, миңа зур бәйрәм. Мин аны ял иттерергә тырышам, синтезаторда яраткан көйләрен уйныйм. Ул игътибар белән тыңлый. Әниемә гел булышасым гына килеп тора. Айгөл КОМАРОВА, 3а сыйныфы *** Әнине эшендә дә яраталар, чөнки ул юмарт һәм ярдәмчел....

Әнием Казанга эшкә киткәч, мин аны бик нык сагынам. Кайтуын өзелеп көтәм. Әни кайтса, миңа зур бәйрәм. Мин аны ял иттерергә тырышам, синтезаторда яраткан көйләрен уйныйм. Ул игътибар белән тыңлый. Әниемә гел булышасым гына килеп тора.

Айгөл КОМАРОВА, 3а сыйныфы

***

Әнине эшендә дә яраталар, чөнки ул юмарт һәм ярдәмчел. Ул миндә дә шул сыйфатларны тәрбияләргә тырыша.

Мин үскәч әниемә гел булышырмын, матур, йомшак сүзләр белән гел сөендерермен. Чөнки әни дөньяда бер генә була!

Булат САЛИХОВ, 4в сыйныфы

***

Ялларда мин әниемә булышам: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам. Камыр әйберләре пешергәндә энем Эмиль дә булыша. Кирәк -яракка, якын-тирәдәге кибеткә дә барып кайтам.

Әни - минем дустым, сердәшчем, киңәшчем дә. Мин аңа барлык серләремне сөйлим. Ул миңа акыллы киңәшләр бирә, һәрчак ярдәм итә. Мин әниемне бик яратам. Минем дә аның кебек җитез, ярдәмчел, уңган буласым килә!

Әдилә ШӘМСЕТДИНОВА, 4в сыйныфы

***

Әнием шәфкать туташы булып эшли. Авыруларны куллары белән генә түгел, йомшак теле, тәмле сүзләре белән дә дәвалый. Әниемне эшендә дә бик яраталар.

Әни - өебезнең кояшы кебек. Ул өйдә булганда, барыбызга да рәхәт, күңелле. Мин әниебезнең һәрвакыт безнең янәшәбездә булуын телим. Аның йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсен.

Алинә ХАҖИХӘМӘТОВА, 4в сыйныфы

***

Әнием мәктәптә уку буенча да, җәмәгать эшләре буенча да беренчеләрдән булган. Яраткан шөгыле - бию. Бәйрәмнәрдә сәхнәдән төшмәгән, төрле халык биюләрен яратып башкарган. Инде олы яшьләрдә булса да, әле дә булса биергә ярата.

Мин әниемә бик зур рәхмәтле. Чөнки ул мине бер караштан аңлый, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга тора. Әнием, зур рәхмәт сиңа. Мин сине бик яратам.

Алинә ХӨСНЕТДИНОВА, 4а сыйныфы.

***

Минем әнием бик матур тегә. Безгә дә матур киемнәр тегеп кидертә. Бик яратам мин аны. Ләкин әниләрне без ярату гына җитмидер дип уйлыйм. Яхшы укуым белән дә мин аны сөендерергә тырышам. Мин әниемә күргәннәремне, ишеткәннәремне сөйләргә, ә ул мине тыңларга ярата.

Нияз БОРҺАНОВ, 4а сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk