Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корбан чалу белән бәйле мәсьәләләр

Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле гамәл булып санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Корбан гаетенә багышланган Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы утырышында быел нисаб күләме 17 мең дип билгеләнде. Шулай итеп, 17 мең сум акчага ия булган гаиләгә (яки мөселманга)...

Корбан чалу хөкемнәре һәм үтәлергә тиешле шартлар

Мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле гамәл булып санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Корбан гаетенә багышланган Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы утырышында быел нисаб күләме 17 мең дип билгеләнде. Шулай итеп, 17 мең сум акчага ия булган гаиләгә (яки мөселманга) гает көннәрендә корбан чалу мәҗбүри санала. Бу эшне башкарырга ниятләгән кешенең үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы шарт.

Һәр гамәлдә ният мөһим. Корбан чалу бары бер ният - Аллаһы ризалыгы өчен дип башкарыла.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең ихласлыкны һәм Үзенә ни дәрәҗәдә якын булуыбызны тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» («Хаҗ» сүрәсе, 37 нче аять). Шулай ук корбан Исмәгыйь гәләйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның Аллаһ рәхим-шәфкатьлеге нәтиҗәсендә коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.

Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

Корбан чалу тәртибе

Чалынасы хайванны интектермичә, Кыйблага каратып яткырырга кирәк. Аннары корбан догасы укыла: "Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүки үә мәхйәәйәә үә мәмәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ"(Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һич бер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният әйтелә : "Йә Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән кабул кыл!". Соңыннан "Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!" - диеп, корбанлыкның бугазыннан чалып җибәрәсе. Корбанны хуҗасы үзе чалса яхшы, әмма үзе булдыра алмаса, бу эшне башка мөселманга да тапшырырга мөмкин (хуҗа шунда булып катнашса, яхшы).

Корбан итен тарату

Корбан итен өч өлешкә бүлү яхшы. Бер өлеше мохтаҗларга (ярлыларга, мескеннәргә) таратыла, икенче өлеше күршеләргә һәм туганнарга күчтәнәч итеп бирелә (яки шул өлеш белән Корбан ашы уздырыла), ә өченче өлеше корбан чалдыручының гаиләсенә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев