Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кондукторлар тукталыш исемнәрен әйтеп барсын иде

Поселок буенча да, авылларга да автобуслар йөреп тора, Аллага шөкер. Мин 2, 3, 4нче номерлы автобусларда еш йөрим, 1нчегә дә утырырга туры килә. Тик берсендә дә тукталышлар игълан ителми. Пассажирлар арасында өлкәннәр дә, читтән килгән кунаклар да булырга мөмкин бит. Бер таныш әби: "Яшь кенә кондуктор кыздан "Заһидуллин" тукталышын сорадым,...

Поселок буенча да, авылларга да автобуслар йөреп тора, Аллага шөкер. Мин 2, 3, 4нче номерлы автобусларда еш йөрим, 1нчегә дә утырырга туры килә. Тик берсендә дә тукталышлар игълан ителми. Пассажирлар арасында өлкәннәр дә, читтән килгән кунаклар да булырга мөмкин бит. Бер таныш әби: "Яшь кенә кондуктор кыздан "Заһидуллин" тукталышын сорадым, җавап бирүче булмады. Аннан соң гына "үтеп киттегез бит инде" дип, Туеш зираты тирәсендә төшереп калдырдылар", - дип сөйләде. Элек Фәйрүзә, Лиза апалар кондуктор булып эшләгәндә, хәзер мәрхүмә инде алар, бер тукталышны да калдырмый әйтеп баралар иде. Хәзер дә шул тәртип кайтарылса, күпләр рәхмәтле булыр, дип уйлыйм. Югыйсә, телевизор экраннары да куелды, аның аша да җиткереп барырга буладыр.

Тимер юл вокзалы янында ябулы тукталыш булмавы да бик уңайсыз. Җил-яңгырлы, кар-буранлы көннәр дә була, халык кая барырга тиеш?! Шул ук вакытта авыл автобусларын көтүчеләр дә кимсетелгән килеш калалар: йә ябулы тукталыш, йә авыл исеме, расписаниесе күрсәтелгән элмәтакта юк. Ә вокзал эченә кереп көтсәң, автобусның киткәнен күрми дә калуың бар. Күрше Нократ Аланы шәһәреннән генә дә үрнәк алырга була. Халык өчен ничек уңайлы итеп эшләнгән, аңлаешлы, үзгәрешләр булса, пассажирларга җиткереп торалар.

Сәрия, Кукмара

фото https://im1-tub-ru.yandex.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk