Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапларны яратырга кирәк

Мин Кукмарада туып-үстем, шушында тормышка чыктым һәм бүгенгәчә шушы гүзәл бистәбездә гомер кичерәм. Белемне 1нче мәктәптә алдым. Укый-яза белә башлаганнан бирле яратып китап укыйм. Кулыма яхшы эчтәлеклесе килеп керсә, барлык дөньямны онытып, ашау-йокы турында уйламыйча, бер сулышта укып бетерергә мөмкинмен. Татар телен яратырга, китапны аңлап, хөрмәт итәргә юл ачкан укытучым...

Мин Кукмарада туып-үстем, шушында тормышка чыктым һәм бүгенгәчә шушы гүзәл бистәбездә гомер кичерәм. Белемне 1нче мәктәптә алдым. Укый-яза белә башлаганнан бирле яратып китап укыйм. Кулыма яхшы эчтәлеклесе килеп керсә, барлык дөньямны онытып, ашау-йокы турында уйламыйча, бер сулышта укып бетерергә мөмкинмен. Татар телен яратырга, китапны аңлап, хөрмәт итәргә юл ачкан укытучым Әминә апа Гайнановага ихлас йөрәктән рәхмәтлемен. Мәктәбебезнең китапханәчесе дә (хәзер абыстай - Нурсәйдә апа) бик хөрмәтле кеше иде.

Мәктәптә укыганда бер генә буш көнебез юк иде: берәр язучының китабын укып, шул китапның эчтәлеген сөйләп бирү, союздаш республикаларның кыскача тарихын өйрәнеп, анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, аш-сулары, киемнәре турында мәгълүмат туплап, республика көнен үткәрү, концерт-театрлар кую, дисеңме... Мәктәптән кайтасы да килми иде бит. Хәзер исә балаларны мәктәптә тота алмыйлар. Мәктәп китапханәләрендә китап киштәләре саеккандыр, балаларда китапка язучыларның әсәрләренә мәхәббәт уятырга тырышучы укытучылар юктыр, дип әйтә алмыйм. Балалар гына түгел, олылар да китап укымыйлар, ахры. Ә бит язучыларыбыз елдан-ел яхшы әсәрләр иҗат итәләр, укырга гына өлгер. Әсәрләрдә бирелгән образлар аша фикер йөртәсең, тормышыңа, яшәешеңә башка күзлектән карыйсың. Китапларны яратмый мөмкин түгел. Мондый мөнәсәбәтне тәрбияләү юнәлешендә матбугат чаралары (яңа китаплар турында мәгълүматлар бирү), балалар бакчалары, мәктәпләр эшне көчәйтсен иде.

Розалия Мәгрупова

фото: http://appleinsider.ru/tag/ibooks

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X