Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем белә? Теземә су җыела

Соңгы 5-6 айда теземә су җыелып интегәм. Берничек тә дәваланганым юк, чөнки ул барлыкка килә дә, күпмедер вакыттан соң үзе бетә. Табибка барсам да, суыртырга кирәк дигән җавап ишетәсемне чамалыйм. Бер мәртәбә суын суырткач, тагын җыела диючеләр дә бар. Шуңа күрә газета укучыларга мөрәҗәгать итәм әле. Бәлки халык медицинасы ярдәмендә...

Соңгы 5-6 айда теземә су җыелып интегәм. Берничек тә дәваланганым юк, чөнки ул барлыкка килә дә, күпмедер вакыттан соң үзе бетә. Табибка барсам да, суыртырга кирәк дигән җавап ишетәсемне чамалыйм. Бер мәртәбә суын суырткач, тагын җыела диючеләр дә бар. Шуңа күрә газета укучыларга мөрәҗәгать итәм әле. Бәлки халык медицинасы ярдәмендә бу чирдән котылучылар бардыр?

Гөлниса әбиегез

Мин беләм

Мин яшь чагымда егылып, тез капкачымны имгәткән идем. Бу турыда онытылган да, тик соңгы елларда тез астыма су җыелып җәфаландым. Төрлечә дәваланып карадым, шушы ике ысулдан гына аякларым савыкты.

Кызыл чөгендерне вак угычтан уарга кирәк. Синтетика булмаган тукыма кисәгенә чөгендерне салып, авырткан тез башына куясы. Өстеннән полиэтилен, тагын калын шәл белән бәйләп ята идем. Компрессны төнгә куйсаң, яхшырак.

Икенче ысул. Бер стакан кайнар суга ике аш кашыгы тоз салып, эреп беткәнче болгатырга. Калын тукыма кисәген шуңа манчып, авырткан җиргә куярга. Мондый компрессны 12 сәгать тотарга кирәк. Бу ике дәвалау төрен дә кулландым, файдасы тиде.

Гөлнур, Кукмара

Редакциядән: Бәлки башка дәвалау чаралары да бардыр? 2-65-59 номерына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Фото: http://moskva.bezformata.ru/content/image77762297.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X