Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җитмештә дә җитез

Корбангали Әхмәдиевны танымаган кеше юктыр. Биш-алты елга бер Ерак Көнчыгыштан кунакка кайта торган туганыбыз: «Поезддан төшеп, Кукмара җиренә аяк басу белән бер таксист: "Бу егет минем иске танышым, әйдә, киттек бергәләп", - дип, бер чемоданымны кулына алып, автомашинага юнәлде. Алдагы кайтуымда да шул илтеп куйган иде авылга. Кем соң әле...

Корбангали Бөек Ватан сугышының иң авыр чоры - 1943 елның 1 гыйнварында Киндеркүл авылында җиденче бала булып дөньяга килә. Әнисе Мөнәвәрә 12нче баласын тапкач та вафат була. Әтисе Рәүф йөз яшенә бер атна калганда, төп йортта торып калган төпчек уллары Равил гаиләсендә, 2009 елда бакыйлыкка күчә. Ишле гаиләдән хәзерге көндә өч туган гына исән икән...
Армиягә алынганчы киез итек фабрикасы каршындагы ФЗӨдә итек калыпларга өйрәнеп, Тәхәви Шакировның алдынгы бригадасында чыныгу ала. Кичке мәктәптә укуын дәвам итү белән бергә автомәктәптә шоферлыкка укый. Армиягә алынып, Германиядәге Совет гаскәрләре группасында хезмәт иткәндә Кукмарада алган белем ярап куя - батальон командирын йөртә Корбангали. Армиядән кайткач, 6нчы тегү фабрикасында, көнкүреш комбинатында, Вятка Аланындагы "Молот" заводында, шунда ук базада хезмәт куя. Атаклы Федор Иванович Трещов белән эшләргә туры килә. Аэродромга асфальт җәяргә 12 вагон битум табып биргәне өчен Федор Иванович "Волга" автомашинасы алырга булыша аңа.
Ә машиналарны... бүгенге көндә 19нчы җиңел машинада җилдерә Корбангали.
-1974 елда автомашина белән пассажирлар ташый башлаган идем. Алты "шестерка" модельле "Жигули", дүрт "99"лы туздырдым. Бишәү идек без: Габделбәр Харчин, Хәлил Фәйзрахманов, Әмир абый, Рим Әгъзәмов һәм мин. Хәзер инде мин генә исән - Кукмараның иң өлкән таксисты.
Нурсил Галиев, Фоат Хәсәнов, Хәбибулла Кадыйров, Райнур Хәернасовлар белән Сабантуйларда бил алышкан Корбангалинең әлегә кадәр ветераннар көрәшенә чыкмый йөрәге түзми, батыр да кала.
-Хикмәт бүләктә мени? Йөрәк ярсуына чыдап буламы соң? - ди җитмеш яшьлек "егет". Кырык ел алтынчы тегү фабрикасында эшләгән хатыны, Әсән-Елга авылы кызы Сәвия белән ике ул, бер кыз үстерә алар, оныкларының яраткан бабасы да ул.
Әгәр Кукмара вокзалына кайтып, транспорт таба алмыйча торсагыз, кайгырмагыз. Корбангали - таксист сезне хәзер теләгән җирегезгә илтеп куяр!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk