Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске редакция тавы (1960 еллар, хәтер-хатирә)

Без, Туеш ягы малайлары, күп вакытта иске редакция урнашкан бина янында кышны чаңгы, чана, тимераякта шуып, бозда туплы хоккей уйнап уздырдык. Ул тауны редакция тавы дип атыйлар иде. Бирегә ФЗУ курсантлары да чаңгы шуарга төшә иде. Тимер юл күперенең текә тавыннан итекле чаңгыда төшеп, кардан ясалган траплиннан кем ераграк сикерә...

Без, Туеш ягы малайлары, күп вакытта иске редакция урнашкан бина янында кышны чаңгы, чана, тимераякта шуып, бозда туплы хоккей уйнап уздырдык. Ул тауны редакция тавы дип атыйлар иде. Бирегә ФЗУ курсантлары да чаңгы шуарга төшә иде. Тимер юл күперенең текә тавыннан итекле чаңгыда төшеп, кардан ясалган траплиннан кем ераграк сикерә - шул чемпион!

Әле биредә редакциянең дизель - электрогенераторы да эшләп торды, типографиянең басу машиналарына ток бирде. Ә тимер юлдан составларны паровозларга тагып, артыннан "толкач" белән эттереп, кара корымлы төтеннәр чыгарып менүен күз алдына китерсәгез?! Гаҗәп заман...

Редакциядә эшләгән легендар журналистлар: Ярми ага Гайнуллин, Гали Галиев, Мәрьям Галиева, Габделхәй һәм Луиза Камалетдиновалар, Надирә апа Маняпова, Йосыф Хәбриев... Иж мотоциклына атланган легендар Садри ага Минһаҗев үзенең зур фотоаппаратураларын күтәреп кайтып керсә, без шаккатып карап тора идек.

Әйе... Узган гомер - аккан су.

Артур ЗӘКИЕВ

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=811.3GlTvm3fHwMD8hEu6Ugj-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk