Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет могҗизамы, әллә тозакмы?

Бер гасыр икенчесен алмаштыра. Алар белән бергә бер-бер артлы буыннар алышына. Кемдер килә җиргә, кемдер китә... Күпме гасырлар узса да, аралашу чарасы булып тел, җанлы сөйләм кала бирә. Заманалар үзгәргән саен, дөньяга караш үзгәрә, яңадан-яңа күренешләр, җайланмалар, техникалар барлыкка килә. Соңгы елларда интернет челтәре дигән сүзләрне еш ишетәбез. Пәрәвездәй үрелгән...

Бер гасыр икенчесен алмаштыра. Алар белән бергә бер-бер артлы буыннар алышына. Кемдер килә җиргә, кемдер китә... Күпме гасырлар узса да, аралашу чарасы булып тел, җанлы сөйләм кала бирә.

Заманалар үзгәргән саен, дөньяга караш үзгәрә, яңадан-яңа күренешләр, җайланмалар, техникалар барлыкка килә.

Соңгы елларда интернет челтәре дигән сүзләрне еш ишетәбез. Пәрәвездәй үрелгән күренмәс җепләрдән торган интернет безне, яшьләрне, үзенә җәлеп итте. Интернет безгә бик күп мөмкинлекләр ачты. Аралашуыбыз интернет аша гына тиз арада хәбәрләшүгә күчте. Минем яшьтәшләрем дә күбесе төрле аралашу сайтларына теркәлгән. Бу бердән берьюлы берничә кеше белән аралашуга мөмкинлек бирә, хәтта скайп аша сөйләшү, әңгәмәдәшеңне ишетү генә түгел, күрү мөмкинлеге дә тудыра. Ирексездән, Фатих Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт" әсәре искә төшә. Анда көзгеле телефоннан әңгәмәдәшен күреп, куркып калган хәзрәт образын күз алдына китереп, көлеп куям. Кайчандыр хыялда гына булган күренешләр безнең арага да үтеп керде. Еллар узган саен, замана алга барырга, кешелек дөньясы бер урында таптанмыйча, ниндидер яңадан-яңа ачышларга барырга тиешлеге көн кебек ачык.

Әти-әниләрнең кечкенә балалары турында компьютер яки телефоннан аерып ала алмауларын әллә мәртәбә, әллә авырлык итеп сөйләшкәннәрен еш ишетергә туры килә. Яшьтәшләремнең аралашканда хаталы язуы, төрле кыскартулардан файдалануы, гадәти сөйләшү вакытында да бу күренешләрнең күзәтелүе мине уйланырга мәҗбүр итә. "Кем бәхетлерәк икән?" - дигән сорау туа миндә. Кайчандыр кулга-кул тотынып, янәшә атлап, җанлы сөйләм алып барган әти-әнием, әби-бабаммы, әллә инде өйдән чыкмый гына дусларыбыз белән аралашучы безме? Бу сорауга җавап табу кыен. Тик шулай да минем үземнең яшьтәшләремә:"Интернет колына әверелмик, җанлы сөйләм, аралашуга ни җитә," дип дәшәсем килә. Һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк дип өлкәннәр юкка әйтмәгән бит.

Камалеева Айгөл

фото: http://great.az/mir-tehnologii/726-chto-takoe-internet.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk