Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 июнь 2014 яңалыклары

    • 19 июнь 2014 - 10:40
      Кукмараның үзәк стадионында футбол турниры буенча җирәбә үткәреләчәк
      21 июньдә, 10 сәгатьтә үзәк стадионда Ринат Мөхәммәтшин истәлегенә багышланып уздырылачак футбол турниры буенча жирәбә үткәреләчәк. Командалар вәкилләрен жирәбә салуда катнашырга чакырабыз. фото: http://fifaland.net/forum/3-416-1
      343
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 09:01
      Кукмарада тиздән көннәр җылытачак
      Һава торышыннан зарланып туймадыгызмы әле? Юк икән, алдагы көннәргә, синоптикларның фаразларына күз салыйк. Җомга һәм шимбә көннәрендә болытлы һава сакланачак, яңгыр көтелми.Температура әкренләп күтәрелә: иртәгә көндезен 18 градус, берсекөнгә 22 градус җылы булачак. Якшәмбедә безне 26 градус җылылык көтә. Яңгырны сагынып өлгергән булсагыз, яңгыр да явачак ул көнне. Һава торышы...
      335
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 07:24
      Кукмаралылар Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау тантанасыннан зур бүләкләр белән кайттылар
      Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәгендә Татарстанда узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясалды. Тантанада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы - 2013" республика бәйгеләренең җиңүчеләре тәбрикләнде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. 2010-2015 елларга республикада мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" - "Будущее"...
      370
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 06:13
      Интернет могҗизамы, әллә тозакмы?
      Бер гасыр икенчесен алмаштыра. Алар белән бергә бер-бер артлы буыннар алышына. Кемдер килә җиргә, кемдер китә... Күпме гасырлар узса да, аралашу чарасы булып тел, җанлы сөйләм кала бирә. Заманалар үзгәргән саен, дөньяга караш үзгәрә, яңадан-яңа күренешләр, җайланмалар, техникалар барлыкка килә. Соңгы елларда интернет челтәре дигән сүзләрне еш ишетәбез. Пәрәвездәй үрелгән...
      326
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 05:16
      Районыбызның Әсән-Елга авылында яшәүче әби бүген үзенең 100 яшен тутырды (+фото)
      Әсән-Елга авылында яшәүче Әхмәтталипова Гамилә Закир кызы бүген үзенең 100 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Гасыр әбисен район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Шулай ук "Әсәнбаш" агрофирмасының генераль директоры Илдар Гарифуллин, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков, Кукмара мөселман...
      601
      0
      0
    • 19 июнь 2014 - 04:04
      Төркәш фельдшеры үзенең тәмле теле белән дә дәвалый
      Бервакыт Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Заһидуллин редакциягә кергәч: -Кызлар, җай табып, безнең якларга килеп чыгыгыз әле. Төркәш авылы фельдшеры Лилия Мөбарәкшина белән таныштырыр идем үзегезне. Алтынга тиң кеше ул, - дигән иде. Чакыруны кабул итеп, медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Төркәшкә юл алдык. Инде ике дистә елдан артык фельдшерлык вазыйфасын...
      336
      0
      0
    Реклама