Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инеш буендагы тирес кайчан алыныр?

Ятмас Дусай авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: "Инеш буендагы әрәмәлеккә "Дружба" агрофирмасы фермасыннан чыккан тиресне алып килеп аудардылар, табигатькә күпме зыян салына. Ник бер дә чара күрелми икән?!" - дигән берничә шалтырату кабул итеп алдык. Әлеге төбәккә баргач, әлеге фактның дөреслеген тикшердек. Чыннан да, бу җир тирес полигонына әверелгән. Дөрес, аның шактый...

Ятмас Дусай авыл җирлегендә яшәүчеләрдән: "Инеш буендагы әрәмәлеккә "Дружба" агрофирмасы фермасыннан чыккан тиресне алып килеп аудардылар, табигатькә күпме зыян салына. Ник бер дә чара күрелми икән?!" - дигән берничә шалтырату кабул итеп алдык. Әлеге төбәккә баргач, әлеге фактның дөреслеген тикшердек. Чыннан да, бу җир тирес полигонына әверелгән. Дөрес, аның шактый мәйданын чистартканнар инде, әмма әле алынасы тирес бар. Сорауларга ачыклык кертү өчен "Дружба" агрофирмасының генераль директоры Айрат Сафин белән телефон аша элемтәгә дә чыктык.

-Бу агачлык - безнең басуларның бер өлеше,- диде ул. -Басуга керә алмагач, тракторчылар быел кыш көне тиресне шушы урынга салдылар. Үзебез түккән тиресне без төяп кире басуга ташыттык инде. Ә калганын дистә ел элек салганнар. Ул инде туфракка әйләнеп бетә язган. Экологлар килеп тикшерделәр, алар куйган таләпләрне без үтәдек. Ә тирес урынын тулысынча чистарту, җирен эшкәртү өчен бер миллион сумлап акча кирәк. Моның өчен безнең финанс мөмкинлекләребез юк.

Лилия НУРГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk