Һинд киноларын елый-елый карый идек
Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый. Авыл клубына кино карарга да бара идек. Бигрәк тә һинд фильмнарын калдырган булмады. Фирдәния үтә нечкә күңелле: фильм геройларын...
Балачагыбызда әни мине, сеңлем һәм энемне үзенең туган җире - Менделеевск районының Камай авылына кунакка алып бара иде. Әнинең апасының кызлары Фирдәния һәм Фәния белән көннәр буе уйнап рәхәтләнгәннәребез һич онытылмый.
Авыл клубына кино карарга да бара идек. Бигрәк тә һинд фильмнарын калдырган булмады. Фирдәния үтә нечкә күңелле: фильм геройларын кызганып үксергә тотына иде. Әкрен генә түгел, тирә-юньгә ишетелерлек итеп, такмаклап елый:
-Ай, мескенкәем, ай, үтерәләр бит инде аны...
Аеруча "Рустам и Сухраб" дигән таҗик фильмы күңелгә сеңеп калган. Ерак заманнарда Иранда булган чын вакыйгалар сурәтләнгән анда. Эчтәлеген кыскача гына әйтеп узам. Сугыш кырында кара -каршы ике гаскәр очраша, иң элек ике яктан ике батыр көч сынаша: яуларда ныгыган Рустам һәм яшь егет Сухраб. Аяусыз көрәштә олысы җиңә, егетне хәнҗәр белән кадап үтерә. Шуннан соң гына аның үз улы икәнен, әтисен табу өчен гаскәр белән сугышка килгәнен белә. Егетне кызганып, бичара атаның ничек ачынуын, әрнүен күреп, без дә күз яшьләре сыгып утырдык. Фирдәния исә гадәтенчә сөйләнеп, кычкырып ук елады. Икенче юлы клубка килгәч, артта калган буш урыннарга утырмакчы идек, алгы рәттәге егетләр безне куып җибәрделәр.
-Барыгыз, сыпыртыгыз моннан, тынычлап кино карарга ирек бирмисез, - дип. Башка көннәрне дә әле безгә урыннар табуы кыен булды.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев