Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илнең киләчәге - безнең кулларда

Кулымда - каләм, башымда мең төрле уй... Минем дә тавышымны ишетерләр дигән өмет белән язмамны башлыйм. Тормышның һәр мизгелен, һәр минутын яратып яшәүче гап-гади бер кыз мин, ләкин дөньяның матурлыгын күбрәк күрергә тырышкан саен, аның караңгы яклары ачыла гына бара.

Мин актив яшәү рәвеше алып барам. Музыка мәктәбен тәмамладым, рәсем ясау белән кызыксынам, биим, китаплар укырга, төрле фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга яратам. Күптән түгел наркоманиягә багышланган хезмәтемне төгәлләдем. Моңа кадәр наркомания турында мәктәптә үткәрелгән чараларда катнашып, телевидениедә бу мәсьәләгә багышланган тапшырулар карап, газета-журналлардан укып, ишетеп белә идем, ләкин моның шулкадәр җитди, катлаулы икәнен мин тикшеренү эше алып барганда гына аңладым. Бүгенге көндә Россиядә яшәүче яшьләрнең өчтән бер өлеше наркомания сазлыгына кереп баткан; бер наркоман үз артыннан 13-17 кешене ияртә ала. Әфганстан сугышында 15 мең солдат үлсә, Россиядә көн саен наркомания һәм аның тәэсирендә барлыкка килгән төрле авырулардан 70 мең кеше якты дөнья белән хушлаша. Наркоманнар яшәрә, алар арасында 10-12 яшьлек балалар да бар, уртача гомер озынлыклары исә 28 яшь. Наркоманиядән 10 процент кеше генә терелә; бер Мәскәү шәһәрендә генә 1 000 000 наркоман исәпләнә.
Бу коточкыч саннардан куркып калам... Без, XXI гасыр яшьләре, нишләп шулкадәр түбән тәгәрәдек?! Нәрсә җитми безгә?! Ни өчен без үз гомеребезнең кадерен белмибез?! Нинди идеаллар белән яшибез без? Сораулар күп... Ә җавап юк... Кемне гаепләргә дә белмәссең. Телевизорны, радионы ачып җибәрсәң, үтереш-сугыш турында сөйлиләр, әхлаксыз кинофильмнар күрсәтәләр, мәгънәсез тапшырулар алып баралар. Аларны карагач, тыңлагач, вакыты-вакыты белән урамга чыгарга куркыныч булып китә. "Нишләдек без?! Нишләттеләр безне?!" - дип бар дөньяга кычкырасы килә.
Бу кадәр түбән тәгәрәүнең сәбәбен әнием: "Гаиләдән, кызым! Ата-ананың баласын тәрбияләргә вакыты юк", - дип аңлатты. Әтием исә: "Эшсезлек, киләчәккә ышанмау", - дип өстәде. Әбием белән бабам: "Элекке гореф-гадәтләр онытылды, әхлаксызлык чәчәк ата. Яшьләрнең азуы нәкъ шуннан ", - ди. Озак уйланып торганнан соң, апам: "Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дусларыңны белеп сайла. Һәрчак аек акыл белән эш ит", - дип киңәш бирде.
Ә минем өермә булып, бу афәткә каршы күтәреләсем, кулына энә, доза алган һәрбер кешене фәрештә кебек саклыйсым килә! Өлкәннәр, дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, прокурорлар! Сезгә эндәшәм! Уяныйк! Бетәбез бит! Акчаны кеше гомереннән кыйммәтрәк дип санаган наркомафия вәкилләре өчен үлем җәзасын кертик. Юк, юк! Мин, сез уйлаганча, кансыз түгел. Мин эчкерсез сабыйлар, туачак балаларым язмышы, киләчәк өчен кайгырам. Бәлки илнең, кешелекнең киләчәгенә балта чабучы наркомафия вәкилләре, үз гомерләрен кызганып, куркып туктарлар?! "Үзеңнеке - үзәктә", - дип юкка гына әйтмиләр бит.
Минем уйлавымча, мәктәптә укучы һәр балага спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнүне, сәнгать мәктәпләрендә укуны түләүсез итәргә кирәк, чөнки безнең илдә күп гаиләләрнең балаларын түләүле түгәрәкләргә, мәктәпләргә йөртерлек мөмкинчелекләре юк. Балалар, урамда маҗара эзләп йөргәнче, файдалы, кирәкле эш белән шөгыльләнсәләр, алар өчен мең тапкыр яхшырак булыр иде.
Наркотиклар куллана башлаган балаларны наркоманнар дәвалана торган шифаханәләргә алып барырга, аларның "ломка"дан газаплануларын күрсәтергә кирәк. Сабак алсыннар, үз күзләре белән күрсеннәр! Кызык табудан, уйнап башланган мавыгуларның нәрсәгә китерергә мөмкин икәнлеген аңласыннар.
Урта һәм югары белем бирү йортларында укучы яшьләрнең наркотиклар куллану-кулланмауларын белү максаты белән ярты ел саен мәҗбүри анализлар бирүне кертү кирәк. Кемдер кеше хокукын кысу, дияр. Болар берсе дә хокукларны кысу түгел, болар - меңләгән гомерләрне саклап калу. Россиядә наркоманнарны дәвалауга бирелгән препаратлар өч процент наркоманны дәвалау өчен генә җитә. Гомер исә бер генә бирелә. Ахыр чиккә барып җиткәнче, авыруны башында белеп алу хәерлерәктер, дип уйлыйм.
Әйе, һәр кешенең киләчәге үз кулында. Мин, волонтер буларак, һичшиксез, үземнең тәкъдимнәремне яшьтәшләремә дә җиткерәчәкмен. Безгә исә бер-беребезгә игътибарлы, кешелекле, миһербанлы булу кирәк! Кеше бәхетсезлеген күрмичә үтеп китәргә ярамый, иртәгә аның синең гаиләңә килүе ихтимал. Наркомания атлы үтерү машинасын туктату - үзебезнең кулда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X