Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илназ Минвәлиев: Иҗатыма - 10, үземә - 35!

1 июнь көнне сәгать 19.00да Казанның "Астория" ресторанында 35 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Кичәгә туганнары, дуслары, популяр җырчылар һәм, әлбәттә, тамашачы үзе килә алачак. Билетлар инде сатуда. Моның өчен бары 225-44-43 номерына шалтыратып, билетларны ресторанның үзенә барып аласы. Быел икеләтә юбилей уздырам. Үземә 35 яшь тулса, иҗатыма - 10...

1 июнь көнне сәгать 19.00да Казанның "Астория" ресторанында 35 яшьлек юбилеен зурлап үткәрергә җыена. Кичәгә туганнары, дуслары, популяр җырчылар һәм, әлбәттә, тамашачы үзе килә алачак. Билетлар инде сатуда. Моның өчен бары 225-44-43 номерына шалтыратып, билетларны ресторанның үзенә барып аласы.

Быел икеләтә юбилей уздырам. Үземә 35 яшь тулса, иҗатыма - 10 ел. Әлеге вакытта шул шатлыклы мәшәкатьләр белән йөрим. 30 яшьлек юбилеемны Казанның Филармония концертлар залында уздырган идем. Чираттагысын гадәттәгедән аермалы итәсе булдык. "Астория" ресторанында 400 урынлык зал. Сәхнәгә кадәр бар. Юбилейда әти-әнием, туганнарым, иҗатташ дусларымнан тыш, тамашачымны да чакырып калам. Билет бәясе алгы һәм арткы өстәлләргә дә бертигез. Әлеге бәягә ашау-эчу, концерт, шулай ук миннән истәлекле бүләк кергән. Юбилейны Алсу Җиһангирова алып барачак, - диде Илназ Минвәлиев Intertat.ru хәбәрчесенә.
Банкет-тамашада Илназ Минвәлиевның остазы, тере легенда - Хәмдүнә Тимергалиеваны күреп булачак. Әйтергә кирәк, җырчы үзенең сәхнә юлын нәкъ менә әлеге кабатланмас шәхеснең иҗат төркемендә эшләүдән башлаган. Хәмдүнә апа үзе дә шәкерте турында бары ихтирам сүзләрен җиткереп калды. Шулай ук юбилярны котларга Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи, легендар юмор остасы Рәшит Шамкай, җырчылардан - Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, "Зө-Ләй-Лә", Эльвира Хамматова, ИлСаф, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Идрисова, Илназ Баһ, Рифат Зарипов кебек популяр җырчы дуслары котларга килергә тора. Бәйрәмдә җыр-биюләр, төрле уеннар булуы көтелә. Ә иң кызыгы: юбилей кичәсенә килгән кунаклар, тамашачылар Илназ Минвәлиевның "Изге теләк" җырына төшереләчәк клибына тарих булып кереп калачак.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=11819

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk